Ленир Дәүләтшин: “Үз өемдә үз көем”
Күпчелек яшьләр, бәхет эзләп, калага юл тотканда, авыл җирендә төпләнеп калып, биредә дә шәһәрчә шартларда яшәп булуны раслаучы гаиләләрнең берсе – Илсөяр һәм Ленир Дәүләтшиннар. Алар икесе дә авыл мәдәният йортында хезмәт куя.
Ленир
Ленир тумышы белән Кызыльяр авылыннан. Кечкенәдән җырлап-биеп үскән, район бәйгеләрендә катнашкан.
– Миннән күрше әбиләре дә көлә иде: бакчада эшләгәндә, ишегалдындагы җәйге душта юынганда да гел җырлый идем мин, – ди Ленир.
Билгеле, җырлап кына йөрмәгән, кечкенәдән эшләп үскән ул. Җәйге каникулларда авыл буйлап көтү дә көткән, Октябрьскида кибеттә йөк ташучы булып та эшләгән. Хәзер ул, хезмәт аша тәрбияләгәннәре өчен, әти-әнисенә бик рәхмәтле.
– 9нчы классны тәмамлагач, музыка юнәлешендә укырга теләп, документларымны Октябрьский шәһәренең музыка көллиятенә бирергә булдым. Тик әти: “Улым, җырлап кына гаиләне туендырып булмас”, – дип киңәш бирде. Барысын да уйлап, Октябрскиның нефть көллиятенә укырга кердем.
Уку йортын кызыл диплом белән тәмамлагач, 4 еллап нефть өлкәсендә эшли егет. Читтән торып югары белем ала. Алты ел элек аңа Кызылъяр мәдәният йортында җитәкче эшен тәкъдим итәләр.
Авыл җирендә мәдәният йорты директоры бер бина җитәкчесе генә түгел. Ленир да, үзе дә сизмәстән, җәмәгать эшләренә башы-аягы белән чумган.
– Кеше дә шуңа күнекте: авылда су бетеп китсә, урамнарны кардан чистартмасалар, миңа шалтыраталар, – ди ул.
Барысы да авылның ватсап төркемен булдырган көнгә барып тоташадыр, мөгаен. 2019 елда Сабан туе урынын Ык буена күчергәндә, өмә оештырырга кирәк була. Шул вакытта Ленир Кызыльярның ватсап төркемен ача. Бүгенге көндә биредә бөтен проблемаларны уртага салып сөйләшәләр, киләчәккә планнар коралар.
Хәзерге вакытта Ленир район күләмендә үткәрелә торган мәдәни чараларны да алып бара һәм эшен зур теләк, канәгатьлек хисе белән башкара.
– Кайбер вакытларны эштән канатланып кайтасың. Андый чакта, мин дөрес юнәлештә эшлим икән, кешегә минем хезмәтем ошый, дип сөенеп кайтасың. Ә була шундый көннәр: сыгылган лимон хәлендә кайтасың. Нигә кирәк булды микән бу миңа, нигә тыныч кына нефтьче булып эшләмәдем икән, дип уйлап куясың, – ди Ленир.
Илсөяр
Илсөяр тумышы белән шәһәр тибындагы Балык Бистәсе бистәсеннән. Ленир кечкенәдән җырлап үссә, Илсөяр биеп үсә. Икенче класстан бию түгәрәгенә йөри, рус теле укытучысы булырга хыяллана. Тик, укытучысы киңәшен тотып, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенә укырга керә. Аны тәмамлагач, читтән торып, Самара мәдәният институында югары белем ала. Бер үк вакытта эшли дә, Ришат Төхвәтуллин төркеменә биюче булып урнаша. 2016 елның 6 декабрендә Баулыга концерт белән килгәч, Ленир, кызны сәхнәдә күреп, күзе төшә. Интернет аша Илсөярне эзләп табып, аралашып китәләр. Баулы белән Балык Бистәсе арасы ерак булу мәхәббәткә киртә була алмый. Тәвәккәл егет тимерне кызуында суга: 2017 елның җәендә яшьләр өйләнешеп тә куя.
– Мин, беркайчан да авылда тормаячакмын, дип үстем. Тик язмыштан узып булмый икән, авылда гомер итәм хәзер, – ди Илсөяр. – Кызылъярга беренче тапкыр килгәндә, авылның төзек, матур икәнелеге, шәһәргә якын булуы күзгә ташланды.
Кызылъярга килеп төпләнүгә, мәдәният йортына эшкә урнаша, җиң сызганып эшкә керешә Илсөяр: зур энтузиазм белән “Асылташ” бию коллективы оештырып җибәрә. Баштагы мәлләрдә балаларны туплау, аларны түгәрәкләргә даими йөрергә өйрәтү җиңеллләрдән булмый. Киемнәр тектерү, ата-аналар белән уртак тел табу кебек мәшәкатьләре дә бар бит әле. Шул вакыттан бирле күпме баланы бию серләренә төшендергән ул. Кызылъяр биючеләренең ирешкән уңышларын, район, республика, Россия күләмендәге бәйгеләрдә җиңүләрен санап бетерерлек түгел.
Алар авылны сайлаган
Өйләнешкәч, яшь гаилә шәһәрдә фатир яллап яши. Тик, шәһәр тормышына күнегә алмыйча, Кызылъярга кайтырга була. Әмма кайда гына яшәсәң дә тырышлык кирәк. Ә бу сыйфат аларда җитәрлек: гаилә өй салырга карар кыла. Башта кечкенә генә йортта яши башлаган Дәүләтшиннар бүгенге көндә зур йорт салып чыккан. Икесенең дә холкы шундый аларның: уйлыйлар һәм эшләп тә куялар.
– Бу участокны алу бик отышлы булды безнең. Ничек кенә кар яуса да, мин юл проблемасын сизмим диярлек. Авыл читендә яшәсәм, билгеле, алай димәс идем. Уңайлылык турында уйлап, авыл үзәгендә төпләнергә булдык. Бәләкәй чагында ук, проектларын сыза-сыза, үзебезнең булачак өй турында хыялланып утырып, берничә блокнот язып бетергән идем. Өйне төзегәндә, аны салу процессыннан канәгатьлек хисе алдым, – ди Ленир.
Өйнең проектын үзе ясаган, һәр этапны контрольдә тоткан, хәтта ничә данә кирпеч кирәген санап эшләгән. Гаилә ишәйгәч (бер-бер артлы ике кызлары дөньяга килгән), йортны тизрәк төзеп чыгасылары килгән, 2020 елда салып кергәннәр дә. Өй төзүдә яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшыртуга юнәлтелгән дәүләт программасы да, өсте-өстенә алынган өч кредит та ярдәм иткән. Туганнары булышлыгы белән, йорт нигезен үзләре эшләгәннәр. Хәзер инде гараж, мунча да өлгерткәннәр.
Аларның тормышы шәһәрнекеннән бер дә ким түгел: газы-суы өйгә кергән, канализация үткәрелгән, барлык уңайлыклар – өйдә. Урамда – асфальт, кибетләр һәм балалар бакчасы кул сузымында гына.
– Шәһәргә эш белән барганда да андагы шау-шудан тизрәк кайтып китәсе килә. Иң рәхәте – авыл җире, – ди Ленир. – Туган авыл булгангамы, безнең Кызылъярда гына шундый сөйкемле кешеләр, безнең авыл гына шундый матур тоела. Башка авылларда кеше саны кими барганда, Кызылъяр елдан-ел киңәя бара. Халык саны арткач, авылның киләчәге бар дигән сүз. Мәктәбе, балалар бакчасы гөрләп тора.
– Авыл җирендә дә бик шәп яшәп була. Бакчасы бар, азык-төлек бар. Шәһәргә барасың килсә, янәшәдә генә, – дип, тормыш иптәшенең сүзен куәтләп куя Илсөяр.
– Барысы да тәрбиядән тора, – дигән фикердә Ленир. – Бәләкәй чакта, бәрәңге үстерү, печәнгә бару – гадәти күренеш, дип үстерсәләр, кеше авыл тормышына уңай мөнәсәбәттә үсә. Без моны бәләкәй чактан ук аңлап үстек.
Кызыльярның табигате дә бик матур. Дәүләтшиннарның өе тәрәзәсеннән дә, матур булып, Ыкның теге ягындагы таулар күренеп тора.
– Без аларны күреп күнеккәнгәме, артык игътибар бирмибез. Казан ягыннан туганнар килсә, алар сокланып туя алмый. Елганың кул сузымында гына булуы да әйбәт, балыкка йөрергә яратам, – ди Ленир.
Билгеле, авыл җиренең проблемалары да юк түгел. Үз хуҗалыгың белән яшәүнең бер ягы бар: бер башыннан төзи барасың, икенче ягы ишелә бара.
Хәзерге вакытта авыл халкын су басымы түбән булу проблемасы да борчый. Авыл җыенында билгеләп үтелгәнчә, быел Кызылъярда су челтәрендә реконструкция көтелә.
Авыл өчен янып-көеп яшәүче кеше буларак, үсеп килүче буынның, нигездә, рус телендә аралашуы, күченеп килгән кешеләрнең күпчелеге хокук даулап йөрүе борчуга сала Ленирны.
– Безнең төп авыл халкы менталилеты, нигездә, башка төрле. Алар белән уртак тел табу уңайлырак. – ди Ленир. – Хәзер безнең авылга төрле милләт кешеләре күп күченеп килә. Аларга җайлашып, күп кеше русчага күчеп бетте.
Өстәмә мавыгу
Дәүләтшиннар фикеренчә, хәзерге заманда иртәгәсе көнгә ышаныч юк. шуңа күрә күп кеше, төп эшеннән тыш, өстәмә керем алу юлын эзли.
– Бүгенге көндәге бәяләр белән, төп эшеңә генә ышанып ятсаң, машина да ала алмыйсың, өй дә төзеп булмый, – ди Ленир. – Хатын-кыз үзенең кирәк-ярагына җитәрлек акча эшләсә җитә анысы. Ә төп туендыручы гаилә башлыгы булырга тиеш, мин шул фикердә.
Хәзер ул төп эшенә дә, өстәмә мавыгуына да вакыт таба: Ленир төрле бәйрәмнәр алып бара.
– Яллар җитсә, өйдә үземне кая куярга белмим. Барып, җырлап булса да кайтасы килә. Ул миңа канәгатьлек бирә, – ди ул. – Кемнәрдер сугышта якыннарын югалта, кемнәрдер физик мөмкинлекләре чикле. Без – кул-аяк исән-сау, эшләп торабыз, эш урыныбыз якын, азмы-күпме хезмәт хакын түлиләр. Эшләргә теләге булган кешегә бүгенге көндә хөкүмәт мөмкинлелек бирә. Шуңа күрә Аллага шөкер дип яшибез.
Декрет ялында утырганда Илсөяр дә, төп эшеннән тыш, нинди дә булса башка шөгыль турында уйлана башлый һәм бакчачылык белән мавыгып китә.
– Соңгы елларда интеренетта питомниклык белән кызыксынып киттем, курсларда укыдым. Эшкә тотындым, килеп чыга башлады. Бәрәңге бакчасының яртысына бакча җиләге, күк җиләк, төрле сорт карлыган, гортензия, спирея һәм башка чәчәкләр утырттым, – ди ул.
Илсөяр бакчачылык буенча белемен даими күтәреп тора. Өйләрендә бер бүлмәне үсентеләр өчен тоталар, яктылык өчен махсус лампалар сатып алганнар. Хәзерге вакытта үсентеләре белән мәш килә ул.
– Клуб эшеннән арып кайткач, ял итәргә чәчәк бүлмәсенә кереп китәм мин. Минем өчен ул – ял. Тик кенә диванда ятсам, үземнән-үзем канәгать булмыйм мин, – ди тырыш хуҗабикә.
Мавыгуы күңеленә рәхәтлек бирә аның. Яраткан эш табыш та китерсә, икеләтә сөенеч. Кергән керем лампаларга, материал алырга, теплицага кереп бара, чыгарган акчаларны каплап барырга җитә. Киләсе елга, үсентеләр өчен, йортка махсус янкорма төзергә исәпләре. Көз көне теплица да ясап куйганнар.
– Бакчадагы участокта кара төстәге агротукыма җәйдек: чүбен утарга кирәкми. Автополив көйләп куйдык, – ди Илсөяр.
Дәүләтшиннар бар эшне килешеп эшләргә тырышалар, фикер каршылыклары да булгалый. Өстәвенә, мәдәният йортында бергә эшләүнең тискәре яклары да юк түгел. Шулай да алар – үз эшләренә фанатларча бирелгән белгечләр, авыл халкының мәдәни ялын оештыруга бар күңелләрен биреп хезмәт куялар.
– Мин – җир кешесе. Нинди генә яхшы шартлар тәкъдим итсәләр дә, шәһәргә китә алмабыз, мөгаен. Үз өемдә үз көем, – дип, сүзен йомгаклады гаилә башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев