Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

“Күзгә күренми торган фронт” солдатлары көне

5 ноябрьдә Россиядә Хәрби разведка көне бәйрәм ителә.

“Разведчик көне” безнең илдә чагыштырмача яшь бәйрәмнәрдән санала. Аны тыныч һәм тыйнак кына билгеләп үтәләр. Якташыбыз, баулылы Илнар Сәлимов “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә Россия кораллы көчләр батальонында хезмәте турында сөйләде.

Әңгәмәдәшебез армиягә Самара дәүләт техник университетының өченче курсында укыганда эләгә. Хәрби хезмәт үткәндә, Илнарга һәм аның иптәшенә уку йортыннан академик ял бирелә.

Илнар дусты белән военкоматта гариза язганда, язгы чакырылыш инде тәмамланып килгән була. Алар чакырылышның соңгы атнасына өлгерә. Дуслар бергә хезмәт итәргә телиләр, ләкин Илнарның дусты – артиллерия полкына, ә Илнар хәрби разведкага эләгә. Икесе дә Мәскәү янында хезмәт итсәләр дә, бер-ике тапкыр гына күрешәләр. Өстәвенә, бер очрашу очраклы рәвештә килеп чыга: ике солдат та кырда була, ә дустының хәрби машинасы колоннада узып барган була.

Казанда хәрби частьларга тарату пунктында Илнар башта һава-десант гаскәрләренә барырга тели, ләкин анда урын калмаган була, диңгез флотына да эләгергә өлгерми. Хәрби разведкага егетләр җыйган офицер, разведчикларның хезмәте бик авыр, анда эләгүе дә ансат түгел, дип кисәтә. Ләкин егетне кыенлыклар куркытмый.

Илнар Сәлимов сүзләренчә, разведка батальонында хезмәт итү башка частьларда хезмәт итүдән шактый аерыла. Разведчикларда әзерлек интенсиврак һәм дисциплина кырысрак. Хәтта “тихий час” вакытында да, бөтен полк ял иткәндә, разведчиклар физик әзерлек белән шөгыльләнә.

Яшь солдат курсын үткән вакытта, рота командиры Илнарның сәләтенә игътибар итә. Беренче төнге атулар вакытында ул, ун очкодан сигезне җыеп, яхшы нәтиҗә күрсәтә. Шулай итеп, аны снайпер вазифасына билгелиләр.

Илнар сугышларда еш очрый торган, каршылыклар урнаштырылган җирлек участогы – “Разведчик сукмагы”н искә төшерде. Монда төрле хәрәкәтләр башкарыла: күзәтү, миналау, сакчыларны алу, төркемдә үзара бәйләнешләр дә эшкәртелә.

Илнар хезмәт иткән вакытта, аның батальонында утлы ату коралыннан – Калашников автоматларыннан һәм төрле модификацияле снайпер винтовкаларыннан – ату буенча дөнья чемпионаты уза. Чемпионатка башка илләрдән катнашучылар да килә, соңыннан алар безнең солдатларга белем бирә. Мәсәлән, Илнар Америка снайперлары алып барган баллистика дәресләрен искә төшерде. Аларны җил тизлеген, һава температурасын, атмосфера басымын, дистанцияне һәм башкаларны дөрес исәпләргә өйрәтәләр.

Фото: шәхси архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев