Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Кызылъярда үзара салым күләме арта

2020 елда үзара салым программасы буенча җыелган акчалар авылны төзекләндерүгә тотылган.

Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина сүзләренә караганда, былтыр авылда үзара салым программасы буенча җыелган акчалар түбәндәге эшләргә юнәлтелгән: Кызылъяр зиратын коймалап алуга, зиратны төзекләндерүгә, юлларга хезмәт күрсәтүгә һәм чистартуга, суүткәргеч торбаларны кардан чистартуга, Фәнис Яруллин һәм Совет урамнары юлларындагы чокырларны тигезләүгә, суүткәргечләргә техник хезмәт күрсәтүгә, урамнарны яктыртуга, балалар мәйданчыгын сатып алу һәм урнаштыруга.

2020 елның  ноябрендә үткәрелгән референдум нәтиҗәләре буенча, быел үзара салым 300әр сум булачак (былтыр 200 сум булган). Исегезгә төшерәбез, халыктан җыелган һәр бер сумга республика бюджетыннан 4әр сум өстәлә.

ФОТО: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев