Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Кызылъяр авылы ындыр табагында эшләүчеләр күңелле ял иттеләр

Бүген районның автоклуб мөдире Фәнүзә Айдаголова җитәкчелегендә бер төркем артистлар ындыр табагында хезмәт куючы игенчеләргә төшке ял вакытында матур концерт куеп киттеләр.

Иртә таңнан эшкә чыгып, ал-ял белми тир түккән игенчеләр моңлы җырлардан торган концерт программасын көтеп алды. Концерт башланганда тамашачы бик күп булмаса да, соңрак дәртле җырлар яңгыраган ындыр табагына эшләрен беразга гына булса да калдырып, башкалар да агылды.

– Совет заманыннан ук калган традицияне югалтмыйча, ел саен урып-җыю вакытында агитбригада оештырып концерт белән чыгабыз, – ди Фәнүзә Айдаголова. – Җәйге кояш кыздырган уттай эш вакытында кыр батырларына җиңел булмаган эшләрендә бераз гына булса да ял булсын дигән ният белән эшләнгән эш.

Үзләренең күркәм чыгышларын тамашачыга Ленир Дәүләтшин, Ләйсән Гамирова, Динар Хөсәенов, Гүзәлия Вальтеева, Гөлнара Абдуллина, Башкортостан егете, Рәшит Ваһапов исемендәге конкурс лауреаты Ленар Солтанов бүләк итте.

– Артистлар бергә җыелышып шул кадәр матур концерт күрсәттеләр, – ди 67 яшьлек механизатор Мөслим Инсапов. – Азга гына булса да эшләрен туктатып торып кырдан комбайнчылар да кайттылар. Һәр ел саен агитбригада килеп тора. Әле дә күңелләр күтәрелеп китте, җиң сызганып эшлисе генә килеп тора хәзер. Үзем механизатор булып 50 елдан артык эшлим, туганнан бирле дисәң дә була. Лаеклы ялга чыксам да кире чакырып алдылар, яраткан эшемнән әле дә аерыласым килми. Безнең коллектив та яхшы, барысы да эшчәннәр. Исән-имин генә уңышларны җыеп алырга булсын.

Ындыр табагына концерт барганда да кырдан икмәк кайтып торды. Бүгенге көндә анда 600 тонна арпа һәм 400 тонна арыш кайткан инде.

 

 

Автор фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ