Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Кызылъярда су челтәрендә ремонт булачак

Кызылъяр мәдәният йортында, Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин катнашында, халык җыены үтте.

Иң элек, җирлек башлыгы Эльвира Сафина 2023 елда башкарылган эшләр хакында сөйләде, киләчәккә планнар белән уртаклашты, проблемаларга тукталды.
Эльвира Сафина докладыннан күренгәнчә, былтыр Кызылъярның Тынычлык урамына юл фонды программасы буенча асфальт салу эшләре башкарылган. Җирле мәктәп ишегалдында “Демография” илкүләм проекты кысаларында ГТО нормативларын үтәү мәйданчыгы ачылган. “Безнең ишегалы” республика программасы нигезендә, күп фатирлы йорт ишегалды төзекләндерелгән. Җирле мәктәп укучылары, су объектлары ярларын чүп-чардан арындыру буенча Бөтенроссия акциясенә кушылып, Ык елгасы тирәсен җыештырганнар. Авыл зиратларында да өмәләр үткәрелгән.
Җирлектә газлаштыру буенча да эш алып барылган, ул дәвам итә. Уба авылында яңа технология буенча оптик челтәр үткәрелгән.
Җирлек башлыгы Кызылъяр авылында җыелган үзара салым буенча да хисап тотты.
“2023 елда үзара салым акчалары Фәнис Яруллин урамындагы юлны ремонтлауга, юлларны кардан арындыруга,  су үткәргеч торбага техник хезмәт күрсәтүгә, урамнарны яктыртуга, зиратларны төзекләндерүгә тотылды”, – дип билгеләп үтте Эльвира Сафина.
Кызылъяр мәчете имам-хатибы Фәнис Хәлфетдиновка да сүз бирелде. Ул җирләү, зиратка эш кораллары сатып алу мәсьәләләренә тукталды.
Районның төрле хезмәтләре вәкилләре дә чыгыш ясады, сорауларга җавап бирде. Иң күп сорау Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибы Азат Гайсинга бирелде. ФАПта укол кадату, вафат булган кешене ярмыйча гына җирләү, табиблар, медицина уку йорталрына керү һәм башка мәсьәләләр белән бәйле сорауларга тулы җаваплар бирелде. 
Җыенда авыл активистлары Фәнис Хәлфетдинов һәм Тәлгать Идиятуллинны бүләкләделәр.
 Аннары район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин чыгыш ясады. Ул районның социаль-икътисади хәле, дәүләт программалары турында сөйләде, махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюга өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде. Ринат Хәмидуллин Кызылъярда дәүләт программалардан файдаланучылар аз булуын әйтте. 
Җыенда проблемалар турында да фикер алыштылар. Башка җирлекләрдә кебек үк, биредә дә хуҗасыз этләр, ташландык йортлар, су басымы түбән булу, урамнарны кардан чистарту, интернет кебек көнүзәк мәсьәләләр бар. Җирлек башлыгы сүзләренә караганда, 2024 елда су белән тәэмин итү челтәрләрендә күләмле төзекләндерү эшләре булачак.
“Программа буенча, Кызылъяр һәм Иске Чүте авылларына таба зур торба үткәреләчәк. Зур торбаны Миңнегол водазаборындагы “226нчы высота” корылмасыннан төшерәләр, җәй көне безнең торбага тоташтырып, бездә су басымы артачак”, – диде Эльвира Сафина. 
Интернет тизлеге түбән булу проблемасы хәл ителергә мөмкин. Яңа технология буенча оптик челтәр төзү мәсьәләсе буенча яз көне җыелыш уздыру планлаштырыла. 
Бу хакта тулырак – “Хезмәткә дан” газетасында 
Фото: Ләйсән Сәетгәрәева
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев