Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Кыш башыннан Баулыда өч мең кубометр кар чыгарылган

Һәр кыш саен күпләп кар яуган көннәр күп була. Метеорологлар көчле кар явуны, бураннарны кисәтеп торсалар да, алар барыбер дә халык өчен көтелмәгәнгә әйләнә. Тиз арада юлларда бөкеләр барлыкка килергә, тротуарлар кеше үтмәслек хәлгә җитәргә мөмкин. Шуңа да шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәрләре урамнарны тизрәк кардан арындырырга тырышалар.

Бәйрәмнәрнең соңгы көннәрендә күпләп карлар явып үтте. Зур-зур кар өемнәрен шәһәребезнең һәрбер почмагында күреп була. Аларның барысын да йөк машиналары белән махсус полигонга чыгаралар. Оешманың баш инженеры Марсель Даутов сүзләренчә, күпләп кар яуган көннәрдә кар чистарту техникалары иртәнге өчтән эшли башлый. Безнең төшерү төркеме барганда эшчеләр Хади Такташ урамын кардан арындыра иде. Никадәр күп кар яуганы менә шул урамда күренде дә инде. Зур грейдер кар эттерсә, трактор көрәге белән юл читендәге карны чыгарып тора. Ә инде берсе артыннан берсе чиратка баскан КамАЗ машиналары карны төяп алып китәргә әзер торалар иде. Авыр техникага гына түгел, кулларына көрәк тоткан эшчеләргә дә эш җитәрлек иде биредә.

– Бураннар, күпләп карлар яуган көннәрдә урамнарда 11 махсус техника эшләде, – ди Марсель Даутов. – Кыш башланганнан бирле шәһәребездән барлыгы 3250 кубометр кар чыгарылды.

Кышкы каникул көннәрендә генә дә 350 кубометр кар чыгарылган. Марсель Даутов сүзләренчә, урамнардагы карны чистартырга парковкага куйган машиналар комачаулый.

– Без игъланнар да язып эләбез, машина тәрәзәләренә кар чыгарылачак дип кисәтүләр дә куеп китәбез, тик кайберәүләр моңа битараф, машиналарын читкәрәк алып куярга ашыкмыйлар.

Кыш дәвам итә, димәк явасы карлар, бураннар алда әле.

Айгөл Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев