Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Кырымсарай картлар йортына Кыш бабай белән Кар кызы килде

Кырымсарай интернат-йортында гомер итүчеләрне бүген Баулы районы җитәкчеләре тәбрикләде.

Район башлыгы Рамил Гатиятуллин, район советы аппараты җитәкчесе Ринат Хәмидуллин, социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Аджалова, Баулынефть идарәсенең гомуми сораулар буенча урынбасары, интернат-йорт кураторы Мәсгуть Абдуллин Яңа ел бәйрәме белән тәбрик иттеләр.

Район җитәкчеләре килгәндә интернат-йортта чын-чынлап бәйрәм иде. Зал уртасында мәһабәт чыршы бизәлгән, биредә яшәүчеләр Кыш бабай һәм Кар кызы алдында концерт куялар иде. Кемдер бии, кемдер җырлый, кыскасы, кемдә нинди сәләт бар, шуны күрсәтә.

Район башлыгы Рамил Гатиятуллин биредә гомер итүчеләргә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, үзара дуслык һәм илләрнең имин булуын теләп, Кыш бабай күчтәнәчләрен тапшырды. Бу мизгелдә өлкәннәрнең кайберсе сабыйларча сөенде, икенчеләренең исә җитәкчеләрнең игътибары һәм матур теләкләреннән күңелләре тулды.

- Мин инде тугызынчы тапкыр биредә яңа елымны каршы алам. Бәйрәмнәрдә безне онытмыйлар, күңел җылысы өләшүче җитәкчеләргә рәхмәт, - ди биредә яшәүче Искәндәр Җәләев. - Сабый чакта яңа ел бәйрәмен каршы алганым истә. Аннары сугыш чыкты, без сабыйлар бәйрәмнең нәрсә икәнен дә белми үстек. Әзрәк ашарга булса, шул бәйрәм иде ул вакытта. Хәзер оҗмахта яшибез, барысы да бар, илләр тыныч булсын, - ди ул.

Без сөйләшеп торган арада, яныбызга Рәшит Хисамиев килде. Ул да биредә озак еллар яши.

- Менә уеннарда бүрек оттым әле, - диде ул, сабыйларча сөенеп. - Ә хәзер концертта җырлар вакытым җитә. Әйдәгез, сез дә тыңлагыз әле, дип безне кабат залга алып керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев