Кулларыннан гөл тама
Яраткан эш белән шөгыльләнә башларга беркайчан да соң түгел. Безнең шәһәрдә дә оста куллы кешеләр бихисап, алар хакында газетада язып торабыз. Бүген сүзебез декоратив курчаклар һәм туй аксессуарлары ясаучы Марина Петрова турында
Интерьер курчакларын, туй аксессуарларын гадәти кибетләрдән табып булмый. Марина исә аларны үзе ясый. Әлеге шөгыль белән ул ике ел ярым элек мавыгып киткән.
– Беренче туй җыелмасын үземнең бертуган сеңлемнең туена ясадым, – дип сөйләде ул “Баулы-информ” хәбәрчесенә. – Ул аларга шулкадәрле ошады, шуннан соң җыелмалар ясауга чынлап торып керешеп киттем. Интерьер курчакларын беренче тапкыр интернетта күрдем, алар миңа шулкадәрле ошадылар, үзем тегеп карарга булдым. Шулай итеп беренче курчак килеп чыкты, аннары икенчесе, өченчесе... Башта бу бер мавыгу гына иде, аннары яраткан шөгыльгә әверелде.
Марина туган як музеенда декоратив-гамәли сәнгать студиясендә эшли. Үзе әйтмешли, төп эше дә иҗат белән бәйле.
– Мин шәһәрдә узган осталар ярминкәләрендә катнаштым. Музей директоры күреп алып, мине эшкә чакырды, һәм мин шунда эшкә чыктым, – дип дәвам итте Марина. – Балам үзенчәлекле булып туганлыктан, декрет ялында озак утырырга туры килде. Игътибарымны бераз гына читкә юнәлдерү өчен, нинди дә булса шөгыль табарга кирәк иде. Чөнки баламның авыруы, бетмәс-төкәнмәс хастаханә юллары эмоциональ хәлгә йогынты ясый, физик яктан да, мораль яктан да авыр иде. Шуңа күрә мин, төннәрен декоратив курчаклар ясап, ял итә идем. Бу шөгыль миңа бик ошый иде. Балама дүрт яшь тулгач, балалар бакчасына йөри башлады, мин эшкә чыктым.
Марина эскизларын үзе уйлап таба, макетларын ясый, кием тегә. Ул теләсә кайсы курчакны төрле образларда киендерә ала.
– Образлар тегү процессында туа, еш кына мин, эшләнмә әзер булганчы, аның ахыр чиктә нинди буласын да белмим, – ди ул. – Яраткан мавыгуыма күп вакытым китә. Гаиләмдәгеләр мине аңлый, алар – төп булышчыларым. Аларның ярдәменнән башка кыен булыр иде. Хуҗалык эшләрен, йорт мәшәкатьләрен, нигездә тормыш иптәшем башкара. Яраткан эшем белән шөгыльләнергә мөмкинлегем булган өчен мин аңа бик рәхмәтлемен.
Яраткан мавыгуы белән шөгыльләнеп, Марина иҗат дөньясына чума. Анда ул тынычлана, күңеле ял итә. Ә якыннары моның өчен бар шартларны тудыра. Мәсәлән, Марина үтенече белән, тормыш иптәше Алексей аңа тынычлап иҗат итәр өчен бер почмак булдырган.
– Хыялым чынга ашты, дип әйтергә була. Ирем лоджияне үзгәртеп ясады, яхшы гына остаханә килеп чыкты. Хәзер мин төннәрен, яраткан музыкамны куеп, тынычлап эшли алам. Мин бар нәрсәнең үз урынында ятуын, кул астында булуын яратам. Биредә якты, бу да бик мөһим. Хәзер мин белем алу, тагын да күбрәккә өйрәнү, төрле мастер-классларда катнашу турында хыялланам, – ди Марина.
Марина дөньяга матурлык бүләк итә. Бу аның тумыштан килгән сәләте. Ул аны вакытында күрә белеп, аны үстерүгә һәм камилләштерүгә ирешкән.
– Иҗатка, кул эшләренә осталык әтиемнән килә, дип уйлыйм. Ул да алтын куллы, бар нәрсәне эшли белә, – ди ул. – Мин үзем дә теләсә кайсы нәрсәне тегә алам. Чынлыкта, бернәрсәдән дә курыкмаска, бар эшкә өйрәнергә була, иң мөһиме – теләк булып, иҗат итү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев