Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Күп балалы ана – кайгыртучан тормыш иптәше

Бер үк вакытта, төрле яшьтәге өч баланы карап, яраткан тормыш иптәше булып, эштә дә уңышка ирешергә мөмкинме? Мөмкин икән, моның шулай икәнен шәһәрдәшебез Эльмира Төхбәтуллина мисалында карарбыз.

Эльмира гаиләдә бәхетле. Өстәвенә тормыш иптәше Фәнил дә, үзе кебек, спорт белән мавыга. Гаиләдә өч бала үсә: 16 яшьлек Эвелина, 14 яшьлек Камил һәм 7 яшьлек Милана. Баулыларга Төхбәтуллиннар төрле спорт чараларында күп тапкырлар җиңү яулаган гаилә буларак таныш.

Бар эшкә өлгерер өчен, күп балалы ананың көне ничек башлана соң? Эльмираның йокыдан торуын иң нык көтеп торучылар улы, кызлары һәм тормыш иптәше түгел, ә башка “балалары” булып чыкты. Алар – песиләре һәм ике ташбакалары. Аларны караганнан соң гына башкаларга чират җитә. Аларны эшкә һәм мәктәпкә озата.

Эльмираны киң профильле педагог дип әйтергә мөмкин, ул – рус теле һәм әдәбияты укытучысы, физкультура укытучысы һәм тренер. Шуның өстенә актив ана үзен кайгыртырга, балалар тәрбияләргә дә өлгерә. Ә бит кайчандыр ул полиция хезмәткәре булырга теләгән, зур гаиләсе булыр дип, башына да китереп карамаган.

Һәр хатын-кызның, ана булгач, дөньяга карашы үзгәрә. Ә Эльмира, чын спортчы кебек, үзенең максатларына һәм хыялларына тугры кала: икенче белем – физкультура юнәлешендә белем ала.

Эльмира балаларын да шул рухта тәрбияләргә омтыла: максатчан булырга, теләкләргә ирешергә кирәк, дип өйрәтә. Ана өчен иң мөһиме – балаларының бәхетле булуы, карарларны үзләре кабул итә белүе.

Эше күп булса да (көнкүреш һәм гаилә мәшәкатьләре, мәктәптә башка балалар белән эшләү), Эльмира үзен бәхетле дип саный, чөнки ул көне буе балалары янында, ул алар өчен әни дә, укытучы да, якын дус та.

– Балалар үзләрен бәхетле хис итсен өчен, ана кеше бәхетле булырга тиеш, – ди Эльмира, балаларның ата-анадан үрнәк алуына ишарәләп.

Билгеле, Эльмира якыннары өчен үрнәк булырга тырыша, кайчагында үзенең теләкләрен корбан итеп булса да. Тик ана булу – тәүлек әйләнәсе эшли торган эш шул.

Әңгәмәбез ахырында Эльмира Төхбәтуллина идеаль әни, тормыш иптәше, хезмәткәр булу сере белән уртаклашты, моның өчен якыннарыңа ышаныч белән карарга, тормышка гадирәк мөнәсәбәттә булырга, һәр туар көнгә сөенеп яшәргә кирәк икән.

Евгения ЛЕВАНОВА

Фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев