Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Котыру чире шактый арткан

Татарстанда хайваннар арасында котыру чирен кисәтү максатыннан икеайлык башланып китте. 17 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк бу чараны уздыру юкка түгел. Агымдагы елда республикада хайваннарның котыру чире йоктыру очраклары узган ел белән чагыштырганда 6,3 тапкырга күбрәк ачыкланган.

Республикада котыру чире йоктырган хайваннар санының кискен артуы турында бу елның маенда ук сөйли башлаганнар иде. Әлеге вәзгыятьне язгы чор белән бәйләп аңлаттылар. Ул чакта ук агымдагы елда котыру очракларының 2014 ел белән чагыштырганда 4 тапкырга күбрәк теркәлгәнлеге билгеле булды. Әлеге очракларның 54 проценты төлкеләрдә, дип хәбәр иткән иде Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе.

17 август көнне Татарстанның төп ветеринария идарәсе республикада котыру чиренә каршы көрәш максатыннан икеайлык игълан итәргә мәҗбүр булды. Бу аңлашыла да, чөнки 2015 нче елда республиканың 36 районы һәм Казанда котыру чиренең 240 очрагы теркәлгән инде.

Әлеге авыру очракларының артуын белгечләр кимерүчеләр һәм төлкеләрнең кискен артуы белән бәйләп аңлата. Моның шулай булуын аңлау өчен саннарга күз салу да җитә. Мәсәлән, 2014 елда республиканы аучылык урыннары һәм хуҗалыкларында барлыгы 2385 төлке атып үтерелгән булса, агымдагы елда бу күрсәткеч 7115 кә җиткән. Азнакай, Алексеевск, Чистай, Лениногорск һәм Баулы районнарында төлкеләр аеруча еш очраган. Ә менә Арча, Әгерҗе, Чүпрәле, Кайбыч, Югары Ослан, Әлки, Кама Тамагы, Кукмара, Апас, Менделеевск һәм Теләче районнарында исә, киресенчә, бу күрсәткеч әллә ни зур түгел.

Нәрсәне белү кирәк?

Беренчедән, йорт хайваннарына котыруга каршы махсус прививка ясату кирәк. Табигатькә чыгар алдыннан бу гамәлнең әһәмияте бермә-бер арта. Хайваннарны бары тик махсус оешмалардан гына алырга киңәш ителә. Өстәвенә, алардан ветеринар таныклык таләп итәргә кирәк. Икенчедән, хуҗасыз хайваннардан читтә булу сорала. Аларны кулдан ашату һәм сыйпау катгый тыела. Хайваннар тешләгән очракта кичекмәстән медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итү кирәк.

Котыру чиренә каршы юнәлдерелгән икеайлык барышында йорт хайваннарына котыру чиренә каршы прививканы бушлай ясатып була. Аларны теркәү шулай ук түләүсез тормышка ашырылачак. Бу чорда авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шәхси ярдәмчел һәм фермерлык хуҗалыкларындагы малларны прививкалауны да контрольгә алачаклар. Татарстан район һәм шәһәрләрендә эт һәм мәчеләрнең санап, аларны җитди контрольгә алу күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев