Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Көн тәртибендә – экстремистлыкка каршы тору

28 августта Баулы муниципаль районы Советының һәм Баулы шәһәр Советының берләштерелгән утырышы үткәрелде.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә - дини экстремистлыкка каршы тору һәм аны кисәтү чаралары торышы турында. Доклад белән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Хәмидуллин чыгыш ясады, фикер алышуларда эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлек начальнигы урынбасары Рөстәм Зәйнагытдинов, Баулы шәһәре имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Биккинин, Баулы шәһәренең православие приходы настоятеле Игорь атакай Новичков, ТР мөселманнар диния нәзарәте вәкиле, Ютазы районы имам-мөхтәсибе, Урыссу бистәсе имам-хатибы, "Фәнис" мәдрәсәсе директоры, тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның көньяк-көнчыгыш казые Марат Мәрданшин, ТР президенты идарәсенең дини берләшмәләр буенча үзара элемтәләр буенча мәгълүмат-аналитика бүлеге баш киңәшчесе Илдар Сәлахов катнаштылар.

- Дини мәсьәләләр - бик нечкә материя. Монда уйланылган һәм тиешенчә үлчәнгән гамәлләр кирәк, - диде Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллин. - Безнең районда һәр дүртенче никах - милләтара. Бездә элек-электән төрле милләттәге һәм төрле дини караштагы кешеләр тыныч яшәп килә. Низагларга һәм ызгышларга юл куярга ярамый. Бу безнең уртак бурычыбыз.

Депутатлар шулай ук 2012 елның беренче яртыеллыгына районның социаль-икътисади үсеш йомгакларын карадылар, беренче яртыеллыкка финанс-бюджет палатасының, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының, салым инспекциясенең һәм Пенсия фонды идарәсенең хисапларын тыңладылар.

Утырышта агымдагы елга район бюджетына һәм элек кабул ителгән кайбер карарларга үзгәрешләр кертелде, муниципаль вазифаларга дәгъва белдерүче гражданнар һәм муниципаль вазифаларны биләүче затлар тарафыннан бирелүче керемнәр, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында положение, муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибенә карата һәм низаглар мәнфәгатьләрен җайга салу таләпләре үтәлеше буенча положение, чикләүләрне һәм тыюларны, мәнфәгатьләр низагларын кисәтү яисә җайга салуны һәм коррупциягә каршы тору максатыннан билгеләнгән бурычларны үтәмәгән өчен шелтәләр куллану тәртибе турында положение расланды.

Шәһәр башкарма комитетының һәм район башкарма комитетының структурасына һәм вәкаләтләренә кагылышлы, өч балалы һәм аннан да күбрәк балалары булган гражданнарга бирелүче җир участокларының чик нормаларын билгеләү турында карарлар кабул ителде.

Шулай ук район Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр проекты каралды.

Шәһәр Советы депутатлары төзекләндерү, Баулы шәһәре территориясендә чисталыкны һәм тәртипне тәэмин итү буенча кагыйдәләрне расладылар һәм шәһәр Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр керттеләр.

Барлык кабул ителгән норматив актлар Баулы муниципаль районының http://bavly.tatarstan.ru. сайтында урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев