Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Көләч йөзле, йомшак күңелле тәрбияче

Кем ул тәрбияче? Һәр сабыйны үз баласыдай күреп, яратучы, күңеле белән үзе дә сабый булып калучы кеше генә бу эшне башкарадыр. Сүзебез бүген шундый тәрбиячеләрнең берсе – Ризидә Бәдртдинова турында булыр.

Ризидә Мөлековна һөнәри эшчәнлеген “Рябинка” балалар бакчасында башлап җибәрә. Күпме сулар аккан, 41 ел үтеп тә киткән. Ә ул һаман да үз эшенә тугры булып, сабыйларга үзенең җан җылысын биреп, тәрбияче эшен дәвам итә.

Ике ай няня булып эшләгәннән соң Ризидә Мөлековнаны ясле төркеменә тәрбияче итеп куялар. Шул көннән алып ул һәр иртә яраткан эшенә йөгерә. Балалар белән кайнашып, аларның мең дә бер сорауларына җавап табып эшләве аңа көч бирә.

Еллар дәвамында бай практик тәҗрибә, күп белем һәм зур педагогик осталык туплаган тәрбияче. Күптөрле семинарларда катнашып, рәхмәт хатлары, грамоталарга лаек булган. Хәзерге вакытта яшьләргә үрнәк булырлык үз эшенең остазы ул.

Әйе, бала күңеле һәр нәрсәне сизә бит ул. Кайчак баланы балалар бакчасында калдыру бик авыр, ул елый башлый. Ә Ризидә Бәдртдинова аларны үзенең көләч йөзле карашы белән сихерли кебек. Бала үзе тәрбиячегә тартыла. Чөнки ул аларны үз оныклары кебек тынычландыра белә, тәмле сүзләрен дә кызганмый.

Балаларның яратып бакчага йөрүләре, ата-аналарның рәхмәт сүзләре, аларның хөрмәте – тәрбияче өчен иң зур бүләк шушыдыр.

Безнең героебыз үзе дә ике малае һәм киленнәре өчен яраткан әни һәм дүрт оныгының кадерле әбисе дә. Яраткан эшеннән кала аның яраткан шөгыле дә бар. Ризидә Мөлековна бакчада казынырга, аллы-гөлле чәчәкләр, җиләк-җимешләр, яшелчәләр үстерергә ярата.

Фото:  шәхси архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев