Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Китап укыр вакыт

Бүген, 2 апрель, Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелә

Баулы үзәк балалар китапханәсе 60 ел инде үзенең кечкенә укучыларын кызыклы, матур китап-журналлары һәм күңелле чаралары белән сөендереп тора.

Интернет чорына карамастан, китап белән кызыксынучы балалар бик күп. Хәзерге вакытта китапханәгә төрле яшьтәге өч меңнән артык бала йөри. Мәктәпкәчә яшьтәгеләре әниләре белән бергә килә. Алар арасында бик кечкенәләре, яңа гына тәпи киткәннәре дә бар. Мәктәп укучылары 15 яшькә кадәр йөриләр, аннан соң алар үзәк китапханәгә күчәләр.

Китапханә мөдире Ландыш Субаева сүзләренә караганда, бер ел эчендә балалар китапханәсе 44 меңнән артык укучыга хезмәт күрсәтә. Бу вакыт эчендә 89 меңгә якын китап бирелә. Китап фонды 30135 данә тәшкил итә. Фондта төрле темага караган китаплар бар.

Үзәк балалар китапханәсе интеллектуаль үзәк булып тора. Бер ел эчендә ул күп төрле чаралар үткәрә – 130дан артык. Биредә зур стажлы китапханәчеләр эшли, алар балаларда китапка карата ничек мәхәббәт уятып булуын беләләр. Балаларны китап укуга җәлеп итәргә тырышалар.

 

Тулырак мәгълүматны "Хезмәткә дан" газетасының  24 санында укый аласыз (01.04.2020 ел)

 

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X