Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

“Хезмәткә дан” бәйгесе җиңүчесе – Альмира Әхмәтшина

Бүген редакциядә “Исәнме, мәктәп!” бәйгесендә җиңгән Альмира Әхмәтшинага канцелярия товарлары кибете “Орион”нан 1000 сумлык сертификат тапшырылды.

Альмира Кызылъяр мәктәбенең 4нче сыйныфында белем ала. “Хезмәткә дан” газетасы интернет сайтында узган бәйгегә аның фотосын әнисе Динә Әхмәтшина юллаган иде. Бүләкне алырга да кыз әнисе белән килде. Алар әйтүенчә, бәйгедә катнашу аларның гаиләсен тагын да берләштергән, күптәннән күрешмәгән туганнары белән туганлык җепләрен ныгыткан. Нәтиҗәдә Альмира 600дән артык тавыш җыйды.

Редакциядән Альмира әнисе белән уку әсбаплары сайларга “Орион” кибетенә юл тотты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев