Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Кар ноябрьдә ятачак

Метеорологлар быел Татарстанда октябрь аен гадәттәгедән 1-2 градуска салкынрак узуын искәртә. Термометрда терекөмеш баганасы нольдән аска элегрәк октябрь азагы-ноябрь башында гына төшеп урнашса, быел октябрьнең беренче яртысында ук салкынайтты. Алдагы көндә дә карлы буран дулаячак.

Республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе 20-21 октябрьдә республикада юеш кар явуын хәбәр итеп, урыны белән кыска вакытлы буран чыгуы, юлларда бозлавык хасил булачагы турында кисәтә. Төньяк-көнбатыштан искән җил секундына 15-20 метрга җитеп, күз күремен 1-2 чакрымга кадәр киметәчәк.
Күзәтүләр буенча, соңгы 30 елда республикада октябрьнең беренче яртысы 1987 елда һәм 2002 елда шулай салкын булып теркәлгән. Быел көчле җил белән ябырылган явым-төшемнәр - яңгыр һәм кар бигрәк тә көнчыгыш районнарда климатик нормадан артып киткән. Татарстанда беренче кар көнчыгыш районнарны, Кама аръягы, Алабуга, Тәтеш ягын 6 октябрьдә каплады. Басу-кырларда аның калынлыгы 12-13 сантиметрга кадәр җитте. Җир дымга туену сәбәпле Татарстан Урман хужалыгы министрлыгы да республиканың урман фонды территориясендә янгын куркынычы сезонын гадәттәгедән иртәрәк, 15 октябрьдә япты. Күпьеллык күзәтүләргә таянып, метеорологлар Татарстанда кар 10-21 ноябрьдә ятар дип фаразлый.
Россиягә быел кыш узганнардан салкынрак килер дип көтелә. Мәгълүм булганча, Россия Гидрометеорология үзәге ел саен кышкы сезонда алты айга сузылган җылыту чорына һава температурасы фаразларын төзи. Кышкы салкыннарга әзерлек чараларын күрү гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, энергетика, транспорт, авыл хуҗалыгы тармагы эшчәнлеген тәэмин итү өчен мөһим. Әйтергә кирәк, әлеге фаразлар үткән 15 елда 58-81 процентка туры килеп бара.
Белгечләр белдергәнчә, 2015-2016 елгы кышкы сезонда Россия территориясенең күп өлешендә температура фоны күпьеллык уртача күрсәткечләргә якын торачак. Аерым алганда, Россиянең Ауропа өлешендәге көньяк төбәкләрдә уртача һәм алардан югарырак күрсәткечләр хөкем сөрәчәк. Төньяк-Көнбатыш, Үзәк федераль округларда, Себернең зур өлешендә һәм Ерак Көнчыгыш федераль округларының көньяк өлешендә быел кыш уртача температура түбәнрәк булачак.
Татарстанда җылыту сезоны рәсми рәвештә 29 сентябрьдә башланган иде. Россия метеорологларының күзәтүләренә караганда, 2015-2016 елның октябреннән алып март аена кадәр дәвам итәчәк җылыту чорында республикада уртача айлык һава температурасы нормада, ягъни күпьеллык күрсәткечләрдән тайпылмаячак. Октябрьдә уртача айлык температура - 3,1 градус җылы, ә ноябрьдә - 3,7, декабрьдә - 9,6 градус, гыйнварда - 13,6, февральдә - 12,3, март аенда - 5,7 градус салкын булыр дип фаразлана.

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев