Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Кандызлылар икеләтә бәйрәм иттеләр

Татарстан Республикасы конституциясе көнендә Татар Кандызы авылында “Авыл җирлекләре башкарма комитетлары (советлары) биналарын төзү” республика программасы кысаларында сафка бастырылган яңа административ бина ачылды. Бу – Баулы районында әлеге программа буенча төзелгән беренче бина.

Татар Кандызының элекке авыл Советы бинасы илле еллап элек төзелгән – ул элекке совхоз конторасы булган. Утыз ел башкарма комитет сәркатибе булып эшләгән Римма Нәүрүзбаева искә алганча, аларны бу бинага 2000 елның көзендә күчергән булганнар.

  • Кабинет электр белән генә җылытыла иде. Аны төнгә калдырырга куркыта, иртән килгәч кенә кабызабыз да өйгә кайтып киткәндә сүндерәбез – шулай биш еллап туңып утырдык, – ди ул. – Мәхмүт Насыйбуллин авыл җирлеге итеп куелгач, хезмәт шартларын яхшыртты.

Авылда яңа административ бинаны быелның май аенда төзи башлаганнар. Берничә ай эчендә заманча җиһазландырылган, аз мобиль гражданнар өчен уңайлы итеп ясалган, якты бина пәйда булган.

Республика бюджетыннан төзелешкә 4,5 миллион сум акча бүленгән, тагын 750 мең сум – авыл советының өстәмә керемнәреннән.

Объектның гомуми мәйданы 98 квадрат метр тәшкил итә.

Яңа бинаны ачу тантанасында Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, авыл халкы, районның кайбер авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

  • Район башлыгы Рамил Гатиятуллин исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне икеләтә бәйрәм – Татарстан Республикасы конституциясе һәм заманча административ бина ачылу –  белән тәбрик итәм, – диде  Ринат Хәмидуллин чыгышында. – Иске бина авария хәлендә иде, яңа бинада бик матур, уңайлы һәм якты, эшләү өчен яхшы шартлар тудырылган.

Татар Кандызы авыл җирлеге башлыгы Мәхмүт Насыйбуллин, үз чиратында, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка, район җитәкчелегенә һәм объектны төзүгә зур өлеш керткән бөтен кешегә рәхмәт белдерде.

  • Быел безнең авылда күп нәрсә эшләнде: мәктәпнең түбәсе алыштырылды, Совет һәм Гафуров урамнарында юллар төзекләндерелде, җирлек республика конкурсында 1,5 миллион сум грант отты, әлеге акчага МТЗ-82 тракторы алдык, – дип сөйләде Мәхмүт Насыйбуллин. –  Республика программасы ярдәме белән авыл үзәгендә заманча бина сафка бастырылды. Шундый тузган бинада эшләвебезгә кешеләр каршында бик уңайсыз иде. Яңа төзелгән бина районда бердәнбер, киләчәктә башка авылларда да шундый объектлар төзелер, дип ышанабыз.

Яңа объектны ачу тантанасына килгән кунаклар бинаның эчен дә карап чыктылар, кабинетларның уңайлы булуына соклануларын әйттеләр. Бина халыкка хезмәт итәр, авыл халкына җирлекнең көнүзәк мәсьәләләрен хәл итү өчен очрашып сөйләшү үзәгенә әверелер, дигән өметләрен белдерделәр.

Айгөл ИДИЯТУЛЛИНА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев