Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Кечкенә баулыларны бүләкләделәр

“Баулы-информ” редакциясе, Ватан сакчысы көне уңаеннан, 6-17 яшьлек балалар балалар арасында “Кадерле кешемә бүләк” эшләнмәләр конкурсы үткәрде. Бәйрәм алдыннан, аңа нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

“Кадерле кешемә бүләк” конкурсы игълан ителүгә, шәһәр һәм район балалар бакчалары сабыйлары, мәктәп укучылары әтиләре һәм бабайларына үз куллары белән ясаган эшләнмәләрен китерә башлады. Барлыгы 25 эш кабул ителде, берсе – балалар коллективыннан.

Балаларның фантазияләренә таң калырлык. Төсле кәгазь, камыр, пластик шешә һәм хәтта шырпы кулланып ясаган эшләнмәләр бар иде. 

Конкурс өч этапта узды. Беренче этабы – эшләрне кабул итү – 2022 елның 15 февраленә кадәр дәвам итте. Икенче этап – тавыш бирү – 21 февральгә кадәр (22.00гә кадәр) “Баулы-информ”ның рәсми сайтында үткәрелде. Кемнең күпме тавыш җыйганы ачык күренеп торды. Конкурс кагыйдәләре буенча, иң күп тавыш җыйган өч призлы урыннан тыш, тагын бер җиңүче билгеләнде. Аны “Баулы-информ” редакциясе хезмәткәрләре сайлады.

Конкурска нәтиҗә 2022 елның 22 февралендә “Баулы-информ” редакциясендә ясалды һәм җиңүчеләр бүләкләү тантанасына чакырылды. Балалар әти-әниләре белән килде.  Сайтта иң күп тавыш җыеп, беренче урынга Гүзәл Хәбибуллина лаек булды. Икенче урынны – Айдар Шәфиков, өченче урынны Милана Нурмөхәммәтова алды. Редакция хезмәткәрләре сайлаган эшләнмәне “Семья” социаль приюты балалары ясаган, алар кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

– Һәр эш – үзенчәлекле, кызыклы. Күренеп тора: сабыйлар аларны бар күңелләрен биреп ясаганнар, – дип билгеләп үтте “Баулы-информ” мультимедиа редакциясе җитәкчесе Евгения Леванова.

– Мин үземнең эшемне әтиемә багышлап ясадым. Ул Төньяк Кавказда ике ел армия хезмәте узган, – дип сөйләде “Хезмәткә дан” газетасы хәбәрчесенә конкурста беренче урын алган Гүзәл Хәбибуллина. – Эшләнмәне ясауга бер атна вакыт китте. Аны ясаганда шырпылар кулландым, төсле кәгазьдән канәфер чәчәкләре дә ясап бизәдем.

Конкурста җиңгән балалар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Ә призлы урын алмаган балаларга иҗади конкурста катнашучы дипломы тапшырыла.

Фото: А.Абдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев