Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Җиз кыңгырау дәшә зур юлларга

Бүген районыбызның барлык мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныфы укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлый.

Агымдагы уку елында унберенче сыйныфны – 127, тугызынчы сыйныфны 298 укучы тәмамлый.

Унберенчеләр иң күп булган уку йорты – Баулының 6нчы мәктәбе, быел аны 40 укучы тәмамлый. Унберенче сыйныф укучылары шәһәрнең 2нче, 3нче, 5нче, 7нче һәм Александровка, Поповка (дүртәр кеше), Покров-Урыстамак (бишәү) мәктәпләрендә дә бар.

Райондагы 20 мәктәптә соңгы кыңгырау тугызынчы сыйныф укучылары өчен дә чыңлый. Соңгы еллар практикасы күрсәткәнчә, күпләр төп белем турындагы аттестатны алуга, мәктәп белән саубуллаша һәм укуларын урта-махсус уку йортларында дәвам итүне кулайрак күрә.

Мәгариф бүлеге мәгълүматына караганда, быел тугызынчы сыйныфны 298 егет һәм кыз тәмамлый. Инде ике көннән аларның рус теле буенча төп дәүләт имтиханын тапшырасылары бар. Сүз уңаеннан, аттестат алыр өчен, тугызынчы сыйныф укучыларына быел ике имтихан тапшыру да җитә: рус теленнән һәм математикадан (27 майда).

11нче сыйныф укучыларына аттестат алыр өчен рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшыру да җитә. Башка предметлар буенча имтиханны югары уку йортларына керүчеләр тапшыра. Беренче БДИны 31 май көненә билгеләнгән.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев