Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Иске йортлар яңа кебек була

Баулы районында күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау тулы көчендә бара. Быел республика капремонт программасына ун йорт кертелгән.

Республика капиталь ремонтлау программасы гамәлгә кергәннән бирле, безнең районда 201 күпфатирлы йортның 132се капиталь ремонтланган. Быел тагын ун йорт тулысынча яңартылачак: шәһәрдә – сигез, авылларда – ике йорт (Новозареченск бистәсендә һәм Поповка авылында – берешәр).

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илнар Вәлиев сүзләренә караганда, ун йортны капиталь ремонтлауга якынча 38 миллин сум акча бүленгән. Әлеге акчага йортларның түбәләрен, су белән тәэмин итү, электр энергиясе, канализация системаларын алыштыру, фасадларын җылыту һәм ремонтлау планлаштырыла. Мөмкинлеккә  карап, хезмәт күрсәтүче оешмалар подъездларга агымдагы ремонт та ясаячак, подъезд ишекләрен һәм тәрәзәләрен алыштырачак (әлеге эшләр капремонтка кертелгән).

Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау белән “Жилсервис”, “АДС”, “Комфорт” һәм “ПМК “Мелиорация” предприятиеләре шөгыльләнә. Горюнов урамындагы 6нчы һәм 8нче йортларда ремонт эшләре башланган. Биредә “Жилсервис” предприятиесе хезмәткәрләре эшли.

Ремонт йортның эчендә дә бара. Шуңа күрә биредә яшәүчеләр төзүчеләрне фатирларына кертергә тиеш. Хәзерге вакытта 6нчы йорт фатирларында канализация системасын ремонтлау эше төгәлләнеп килә.

Тулырак мәгълүматларны “Хезмәткә дан” газетасының 7 июль санында укыгыз

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев