Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Ишегаллары матур һәм уңайлы булачак

Быел “Безнең ишегалды” программасы кысаларында 16 ишегалды капиталь төзекләндереләчәк.

Баулыда “Безнең ишегалды” республика программасы тормышка ашырыла башлады. Быел 16 ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла. Сәйдәшев урамындагы 3нче, 5нче, Пушкин урамындагы 45нче, 45А санлы, Энгельс урамындагы 52нче, Октябрь мәйданындагы 14нче йортлар ишегалларында эшләр инде башланды. Киләчәктә түбәндәге йортлар ишегалларын төзекләндерү күздә тотыла: Энгельс урамындагы 54нче, Һади Такташ урамындагы 10нчы, 13нче, 15нче, 29нчы, 29А санлы, Сәйдәшев урамындагы 21нче, Ленин урамындагы 18нче, Гоголь урамындагы 1нче, 15нче, 21нче, 22нче, Пионер урамындагы 7нче йортлар.

Хәзерге вакытта капиталь ремонт бара торган алты ишегалды очраклы рәвештә генә сайлап алынмаган, алар төзекләндерүгә аеруча мохтаҗ. Мәсәлән, кайберләре хәтта яктыртылмый да, тротуар һәм төзекләндерелгән автостоянка турында сүз дә юк. Сүз уңаеннан, башка ишегаллары да игътибардан читтә калмаячак, аларда эшләр соңрак булачак.

“Безнең ишегалды” программасы 2019 елда гамәлгә кертелде, шул елны, йортларда яшәүчеләр белән очрашып, төзекләндерү турында фикер алышулар да үткәрелде. Эшне иң беренче чиратта нәрсәдән башларга, нәрсәгә аеруча игътибар бирергә кирәклеге ачыкланган. Район башлыгы Рамил Гатиятуллин сүзләренә караганда, программага кертелгән һәр ишегалдында, техник инвентаризация бюросы катнашында, төзекләндерүнең генераль планы билгеләнгән. Сүз уңаеннан, йортларда яшәүчеләр белән бу уңайдан сөйләшүләр әле дә дәвам итә, һәм ишегалларын төзекләндерү барышында планга үзгәрешләр кертергә туры килә, чөнки шәһәрлеләрнең фикерләре һәм теләкләре төрле. Мәсәлән, кайберәүләр йорт янында төзекләндерелгән зур стоянка ясауны һәм автомобильләр өчен йөрү урынын киңәйтүне тели. Башкалар исә уңайлы тротуарлар салуны үтенә. Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Сәйдәшев урамындагы 3нче, 5нче, Пушкин урамындагы 45А санлы йортлар ишегалларында шундый автостоянкалар төзү бара. Стоянка янындагы зонаны да матур кыяфәткә кертү планлаштырыла. Мәсәлән, моның өчен, Сәйдәшев урамындагы йортлар ишегалдына туфрак китерелгән, киләчәктә әлеге участокта үсемлекләр утырту күздә тотыла.

Моннан тыш, барлык эшләрне башлар алдыннан, ресурслар белән тәэмин итүче барлык оешмалар чакырылган. Алар барлык кирәкле коммуникацияләрне алыштырган. Әлеге эшләр төзекләндерелгән ишегалдын кабаттан казымас өчен алдан эшләнгән.

– Быел ишегалларын төзекләндерүгә барлыгы 88 миллион сум акча планлаштырылган, – дип сөйләде Рамил Гатиятуллин. – 73 миллион сумы юл эшләренә тотылачак, мәсәлән, стоянкалар, машина үтү юлларын, тротуарларны төзекләндерүгә. Калган акча эчке яктыртуны ремонтлауга, ишегалларына кече архитектура формалары куюга тотылачак.

Сүз уңаеннан, төзелеш эшләре төгәлләнгәч, 16 ишегалдының барысы да төзекләндереләчәк. Ремонт эшләре вакытында башкарылсын өчен, берничә подрядчы оешма җәлеп ителгән. Барлык эшчеләр дә Баулы районы территориясендә яшәүче кешеләр.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев