Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Исергәптә өлкәннәр көне уңаеннан аш мәҗлесе узды

Өлкәннәр көне уңаеннан Исергәп авылы мәчетендә зур бәйрәм оештырылды.

Чарага район кунаклары, "Ак калфак" җирле оешмасы хатын-кызлары, хаҗда булып кайткан дүрт абыстай һәм тирә-як авыллардан да олысы-кечесе килгән иде. Кичке азан һәм намаз укып башланган бәйрәм аш-су тулы табын артында котлаулар, мөнәҗәтләр әйтү, хаҗ сәфәре хикмәтләре, кызыклы уен-викторина белән һәркем күңеленә хуш килердәй булды.

- Хөрмәтле авылдашларым, мөхтәрәм кунаклар! - дип башлады үз котлавын авыл җирлеге башлыгы Айдар Әгълиуллин.- Авылыбыз мәчетендә әледән-әле күркәм бәйрәм чаралары зур колач алып, күп халыкны җәлеп итәрлек итеп үткәрелүенә бик сөенәм. Нинди генә бәйрәм булса да хуплап каршы аласыз, әзерләүчеләр, оештыручылар йөгереп тора. Күптән түгел генә корбан ашларын уздырган идек, ә бүген өлкәннәр көненә җыелдык. Киләчәктә дә шундый күңелле бәйрәмнәребез белән, активлыгыбыз белән башкаларга да үрнәк булып, изге гамәлләребезне дәвам итик.

Авыл җирлеге башлыгы изге котлау һәм матур теләкләреннән соң, мәчеткә җыелган халыкка хәер итеп дисбеләр таратты.

Мәчеткә килгән халык районның имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитовның вәгазьләрен йотлыгып тыңлады.

- Моннан берничә ел элек мәчеткә килгәннәр арасында мин иң яше идем, - ди алтмыш яшьтән өлкән авыл активисты Рәис Әбүзаров.- Ә бүген җыелган халыкка карыйм да, күңелләрем тула. Мәчеттә оештырылган чараларга килүчеләр арасында урта яшьтәгеләр дә, студентлар да, мәктәп укучылары, хәтта сабый балалар да бар. Бу бит бик сөенечле хәл. Балаларыбыз иман белән үсәләр.

Бу хакта тулырак "Хезмәткә дан"газетасы битләреннән укырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев