Исергәптә чишмә ачу тантанасы булды
Бүген, 13 сентябрьдә, барлык Исергәп халкы яңартылган, төзекләндерелгән чишмә янына җыелды.
“Татнефть-АЗС Центр” җәмгыяте хезмәткәрләре тарафыннан реконструкцияләнгән “Тау чишмәсе”, тантаналы рәвештә ачылып, кулланышка тапшырылды. Чишмә “Чишмәләрне төзекләндерү” программасы буенча яңартылды. Нефтьчеләр ярдәме һәм авыл халкы көче белән ике ай эчендә күләмле эш башкарылды.
Фото: Айгөл Хөсәенова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев