Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Исергәп мәктәбендә узган фәнни-гамәли конференциянең нәтиҗәләре билгеле

Кичә Исергәп авылы мәктәбендә “Туган төбәк. Эзләнүләр. Белемгә юл” дип аталган фәнни-гамәли конференция узды. Чара азагында катнашучы укучылар арасында җиңүчеләр билгеләнде.

Беренче төркемдә – 2-5 сыйныф укучылары арасында беренче урынга өченче сыйныф укучылары Ралина Миңнебаева һәм Илсур Хөснетдинов лаек булды. Икенче урында – икенче сыйныф укучысы Лилиана Сөләйманова һәм бишенче сыйныф укучысы Радмир Шараков. Өченче урынны исә бишенче сыйныф укучылары Данис Һарунов һәм Алия Муллагалиева бүлеште.

Икенче төркемдә – 6-10 сыйныф укучылары арасында беренче урын бирелмәгән. Икенче урында – тугызынчы сыйныф укучысы Аделина Алаева, унынчы сыйныф укучысы Илзия Гарифуллина. Өченче урында – алтынчы сыйныф укучысы Эльза Сәлимова.

– Конференция эшен киләчәктә дә дәвам итәр дип уйлыйм, чөнки монда күтәрелгән темалар, район, республика масштабында да яңгырый ала, – ди жюри әгъзасы Зәрия Хәбипова. – Һәм һәр эшнең дәвам итү мөмкинлеге бар. Балаларның чыгышларын гаҗәпләнеп, сокланып һәм горурланып тыңладым. Шундый эзләнүләргә алынганнар, әле кайберәүләре бит аларның башлангыч сыйныф укучылары гына. Шундый төпле иттереп, барыбызга да кызыклы мәгълүматны туплый белгәннәр һәм шуны безгә җиткереп сөйли белделәр, бик шатландым мин.

Айгөл Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев