Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Исергәп авылы көнен бөтен Баулы районы бәйрәм итте

Шимбә көнне Исергәптә авыл көне үтте.

Исергәптә көзнең иң матур чагында авыл көне үткәрү матур традициягә әверелде. Авылда яшәүчеләр генә түгел, аннан читтә гомер итүчеләр дә аны ел саен көтеп ала. Күпләр өчен ул сабакташлар, туганнар, авылдашлар белән тагын бер кат күрешү өчен яхшы бер форсат.
Бәйрәмгә җыелучыларны район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин сәламләде.
Бу көнне авылның иң өлкән һәм иң нәни кешеләрен хөрмәтләделәр, аларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Авыл үзешчәннәре чыгыш ясады.
Соңгы елларда бәйрәмгә татар эстрадасы йолдызларын да чакыралар. Быел бәйрәм кунаклары җырчылар Руслан Кираметдинов белән Илмира Нәгыймова булдылар. Башта артистлар җырлаган вакытта, соңрак дискотекада бәйрәмгә килүчеләр рәхәтләнеп биеде. Бәйрәм салюты авылның болай да йолдызлы күген әкияти матур итте. Бәйрәмнән соң төркем-төркем кешеләр авыл урамнарына таралды. Алар, яшьлек елларын искә төшереп, төнге урамнарда авыл көйләрен суздылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев