Инициатива күрсәтәләр
Татар Кандызы авылының Комсомол урамында яшәүчеләр Кандыз елгасының яр буе зонасын карт агачлардан чистартканнар.
Елгада яшәүче кондызлар агачларны кимергәннәр, шуңа җилле көннәрдә аларның кайберләре юлга ук авып төшкән. Яңгыр аркасында урып-җыю эшләре туктап торган көнне, Комсомол урамында яшәүче Илсур Хәлфетдинов, Альберт Моратхуҗин, Данис Гыйләҗиев, бензин пычкылары белән агачларны кисеп, территорияне чистартканнар.
Фотосурәт: "Вконтакте" социаль челтәре, "Татар Кандызы авыла җирлеге" төркеме
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев