Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Имансыз яшәп булмый

Баулыда халыкның район җитәкчелеге белән очрашулары уза. Без шул уңайдан Кырымсарай авыл җирлегенең Мортаза авылында булдык. Әлеге чара барышында мәчет төзелешен төгәлләү өчен акча җыю буенча хәйрия марафоны үткәрелде.

Очрашу башында авыл кешеләре төрле хезмәтләр җитәкчеләренә үз сорауларын бирделәр. Аларның төп өлеше транспорт хезмәте күрсәтүгә (тагын бер рейс кертүне үтенделәр), җир пайлары өчен аренда түләүләренә, су белән тәэмин итүгә, юллар торышына, этләрне атуга кагылышлы иде. Сорау-ларга район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Хәмидуллин, Кырымсарай авыл җирлеге башлыгы Елена Зелепугина, крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Сафуан Хаҗиев җавап бирде. Мәсәлән, якын көннәрдә Мортаза авылында юлларны вак таш белән күтәртүгә керешәчәкләр, кырда эшләр тәмамлангач, пайчылар фермердан 2шәр центнер ашлык, фураж алачаклар, ә печәнне, саламны законсыз өю фактлары буенча полициянең участок вәкаләтлесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Очрашуның икенче өлеше дингә кагылышлы булды. Кайчандыр Мортазада мәчет булган. Ләкин ул 30нчы елларда, башка Аллаһ йортлары кебек үк, фаҗигагә дучар ителгән. Авыл мулласы Гарафетдин хәзрәт өлкән яшьтәге кешеләрнең, мәчет манарасын аударгач, бабайларның җиргә ятып елаулары турындагы истәлекләрен сөйләде. Аннан соң биредә клуб булган, ләкин бер елдан соң ул янган...
Әкренләп рухи караңгылыктан иманга юл ачылган. Мортазада иске урында мәчет төзү идеясе белән Мәскәүдә яшәүче Рөстәм Сөнгатуллин чыккан. Аның булышлыгы белән җәен биредә мәчет төзүгә керешкәннәр. Мортаза авылында туып-үскән Алмас Сәхапов, кырымсарайлы Михаил Зелепугин, авыл кешеләре үзләре (шул исәптән православие динендәгеләр дә) ярдәм күрсәткәннәр. Төзелешне тәмамлау (территорияне төзекләндерү, эчке эшләрне башкару) өчен тагын акча таләп ителә. Шуңа күрә җирлек җитәкчелеге хәйрия чарасы оештырырга карар кабул иткән. Мәдәният йортында әлеге изге эшкә һәркем үз өлешен кертә алды. Е.Зелепугина җирлек башкарма комитеты исеменнән керткән 5000 сум акча марафонга старт бирде. Ике сәгать эчендә 53350 сум акча туплауга ирешелде. Булачак мәчет әллә ни зур булмаса да, иң мөһиме - аңа рухи яктан тәрбияле, иманлы кешеләр килүе. Марафон кысаларында мәдәният йорты хезмәткәрләре, аерым башкаручылар һәм районыбызның иҗат коллективлары катнашында концерт оештырылды. Моннан тыш, сәхнәдән җирле шагыйрә Габидә Хәйретдинованың шигырьләре яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев