Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Җиләк җыю азарты кайтыр вакыт җиткәч кузгала

Җиләк чоры җитте. Баулылар да җиләк сезонын күптәннән башлап җибәрде. Шундый җиләкчеләрнең берсе Гүзәл Җиһангәрәева белән җиләкле җәйләр турында сөйләштек, җиләк белән бәйле балачак хатирәләрен барладык.

 

Гүзәл Җиһангәрәева кечкенәдән җиләк җыярга ярата.

“Элек көтү озату бар иде. Иртәнге биштән бер кулга  – 12 литрлы  чиләк (запаска бидон, каен җиләге очраса), икенче кулга таяк тотып, авылдан биш чакрым ераклыкка көтү озата идек, – дип, хатирәләргә бирелде ул. – Барып җиткәч, чык кипкәнен көтеп, бераз хәл ала идек тә, чиләкне тутырганчы жыя идек. Әле каен җиләге дә була иде. Аннан, зур чиләкне күтәреп, кайтырга чыгасың. Иң авыры шул. Бәхетеңә, әти, эшеннән бушаса, мотоциклы белән каршы алырга килә. Ничек элек курыкмыйча урманга үзебез генә барганбыздыр. Ә ул вакытта маллар күп, көтүне 3-4 көн озатасы. Шул 3-4 көндә кышлык җиләк жыя идек”.

Авылда җәен эш күп: кош-корт карыйсы, печән эзерлисе, җитмәсә бер зур бакча көтеп тора. Элек әле колхоздан “бүләккә” гектарлаган чөгендер дә була иде. Шуңа, Гүзәл әйтмешли, тора салып җиләккә йөрү юк.

“Әтидән, җиләккә илт инде дип, ялынып-ялынып сорый идек, – ди Гүзәл. – Күрше-күләнгә җиләкле урыннарны әйтү юк иде, анда да биш бала бит. Баралмыйча калсаң, хәзер жыеп бетерәләр. Әле дә хәтеремдә: апа күрше урам апаларына: “Чыпчык башы хәтле җиләкләр җыйдым, шунда барыгыз”, – дип урынын өйрәткән өчен, әни әрләгән иде”.

Хәзер инде алар җиләккә кайчан телиләр, шул вакытта гаиләләре белән йөриләр, уллары Гаяз да җиләк җыярга хирыс.

“Бәләкәй вакытта җыярга иренә башласак, әни үгетли иде: “Менә бит, апа мине кайчан өзәр инде дип, көтә сине җиләкләр”, – дия иде. Улым исә җиләк жыярга ярата, аны үгетлисе юк”, – ди Гүзәл.

Әле күптән түгел генә көне буе табигать  кочагында булганнар: иртән китеп, кичке биштә генә кайтканнар. Табигатькә хозурланып, мәтрүшкә, җиләк җыеп, көн узганы сизелмәгән дә. Кайтып киткәндәрәк, җиләклеккә тап булганнар. Ул җиләклек икенче көнне дә “тынгы бирмәгәч”, тагын җиләккә юл тоткан Гүзәл.

“Бу юлы җиләккә, тиз генә барып кайту нияте белән, күршем белән эштән соң гына юл тоттык, – ди Гүзәл. – Җитмәсә, көне дә болытлап тора иде. Барганда, фонарь белән булса да җыярбыз әле дип, шаяртып бардык. Чыннан да, фонарь белән җыя яздык: караңгы тиз төште, җиләк бетми генә. Кайтасы да килә, җиләкләре дә, мине өз, дигәндәй, үзенә чакырып тора”.

Шулай шул, җиләк җене кагылганнар яхшы белә торгандыр: җиләк җыю азарты нәкъ менә кайтыр вакыт җиткәч аеруча кузгала.

Әле бит җиләк җыю – бер эш, аны эшкәртергә дә кирәк. Тик Гүзәл авырлыклардан куркып тора торган кеше түгел: җыя да, эшкәртә дә. Җиләктән пирог пешергән, компот ясаган (аңа кызыл карлыган да кушып җибәрә). Кышкылыкка туңдырырга да куя җиләкләрне.

“Әни җиләк пирогы пешерә иде. Ул бераз ачкылт тәмле, пирог тишелеп, бераз акса, шул җире иң тәмлесе инде. Әле дә шулай иң беренче итеп пирог пешерәбез”, – ди Гүзәл.

Мәтрүшкә, дару үләннәре, җиләк җыю бер вакыт кына шул, ямьле җәйнең кадерен белеп калырга ашыга өлгер баулылар. Җәй җыйган табигать нигъмәтләрен кышкы зәмһәрир суыкта суыткычтан алып, бер кабуга, баш миенә җәй сигналы китә, аның рәхәтлекләрен үзе татып караган кеше генә белә.

 

Гүзәл Җиһангәрәевадан җиләк пирогы рецепты:

 

Камыр өчен:

Ярты стакан жылы сөт, бер чәй калагы чүпрә, бераз тоз, бер аш кашыгы шикәр, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 1/3пачка йомшак ак май.

Эш барышы:

Чүпрәне җылы сөткә салып эретәсе, аннан калган ингредентларны салып, йомшак кына итеп камыр басасы. Капчыкка салып, ярты сәгать торгач, камыр әзер. Эчлегенә чистартылган җиләк, шикәр, бераз ак май салына.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #баулы #баулыинформ #җиләк #җәй