Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Илдар Галиев: “Янгын сүндерүче һөнәрен сайлавым белән горурланам”

30 апрельдә Россиядә Янгын сагы көне билгеләп үтелә. Ул – янгын сүндерүчеләрнең һөнәри бәйрәме. Аны янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының югары уку йортлары студентлары һәм укытучылары да билгеләп үтә.

Бүгенге язмабыз герое – 109нчы янгын сүндерү-коткару часте начальнигы, эчке хезмәт подполковнигы Илдар Альберт улы Галиев.

 – Мин югары сыйныфларда укыганда, мәктәпкә янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре килеп, ачык дәресләр үткәргән иде, – дип башлады сүзен Илдар Галиев. – Алар безгә янгын сүндерүче һөнәрен бик тә җаваплы булуын аңлаттылар һәм кешеләрне коткару уе минем күңелемә шулкадәр үтеп керде ки, мин киләчәгемне нәкъ менә шушы өлкә белән бәйләргә булдым.

Илдар Альберт улының әти-әнисе уллары сайлаган һөнәрдән ерак тора: әнисе – табиб-педиатр, әтисе – физкультура укытучысы.

Илдар Галиев 2000 елда Екатеринбург янгын сүндерү-техник училищесына укырга керә. Өч ел дәвамында белем туплагач, янгын куркынычсызлыгы технигы белгечлеген алып, туган шәһәренә әйләнеп кайта. Яшь белгеч Баулыда 14нче янгын сүндерү частенда профилактика инспекторы булып хезмәт итә башлый. Белемен арттырыр өчен, 2004 елда ул Мәскәүдә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  янгынга каршы хезмәте академиясенә читтән торып укырга керә. 2007 елда Илдар, янгын куркынычсызлыгы инженеры белгечлегенә ия булып, югары уку йортын тәмамлый. Баулы районы буенча дәүләт янгын күзәтчелеге бүлегенә килгәч, ул өлкән инспектор вазифасын башкара. Дүрт елга якын хезмәт итеп, егет үзенең күптәнге хыялын тормышка ашырырга карар кыла, янгыннарны профилактикалау белән генә түгел, ә аларны сүндерү һәм кешеләрне коткару белән шөгыльләнергә ниятли. Илдар хезмәт юлын 109нчы янгын сүндерү-коткару часте начальнигы урынбасары вазифасында дәвам итә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хезмәт эшчәнлеген алып бару белән беррәттән, Илдар Галиев укуын да дәвам итә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы академиясенә җитәкче кадрлар факультетына дәүләт муниципаль идарәсе белгечлегенә укырга керә. Укуын тәмамлагач, 2012 елда аны 109нчы янгын сүндерү-коткару часте начальнигы итеп билгелиләр.

Илдар Галиев язмышын бу өлкә белән бәйләвенә бер дә үкенми.

 – Янгын сүндерүче һөнәрен сайлавым белән горурланам, – ди ул.

Илдар Галиев тормыш иптәше белән ике кыз тәрбияли, кызлары әтиләре белән бик горурланалар. Олы кызлары алтынчы сыйныфта укый, ә кечесе балалар бакчасына йөри. Алар әтиләренең тәүлекнең теләсә кайсы вакытында эшкә чыгып китәргә мөмкин икәнен бик яхшы аңлый.

Илдар билгеләп үткәнчә, тормыш иптәше дә ул сайлаган һөнәрне хуплый,  янгын сагында хезмәт итүче һәм кешеләргә ярдәм күрсәтүче ире белән бик горурлана.

Илдар Галиев хезмәттән тыш барлык буш вакытын гаиләсе белән бергә үткәрергә тырыша. Күмәк эш һәм күмәк ял гаилә мөнәсәбәтләрен яхшырта гына.

 – Мин Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хезмәт итүем белән горурланам, – ди Илдар Альберт улы. – Барыбызга да тынычлык, сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев