Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Ике буын хәбәрчеләр очрашты

"Хезмәткә дан" газетасы ветераннары һәм хезмәткәрләре узган җомгада ЗАГС бүлегендә узган тантанада катнаштылар. Биредә аларны Россия матбугаты көне уңаеннан хөрмәтләделәр.

Бәйрәм чарасы "Хезмәткә дан" газетасында 30 ел буе фотохәбәрче булып эшләгән тыл һәм хезмәт ветераны Зөфәр Рамазановны һәм аның тормыш иптәше Римма Гариф кызының зөбәрҗәт туйларын тантаналы теркәүдән башланды. Бер-берсенә мәхәббәтләрен, хөрмәт-ихтирамнарын һәм күңел җылысын белдереп, Зөфәр абый һәм Римма апа, онытылмас бәйрәмне - гаилә туган көнне кабат үз йөрәкләре аша үткәрү өчен, ЗАГСка килделәр. Алар Баулы районының гаилә тормышы юбилярларының мактау китабына имзаларын куйдылар. ЗАГС бүлеге хезмәткәре Альбина Әхмәтова, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Хәмидуллин һәм "Хезмәткә дан" газетасы баш мөхәррире Азат Зиннуров бәхетле парга матур теләкләрен белдерделәр.
Ринат Хәмидуллин матбугат ветеранына Баулы муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды, 80 еллык юбилее һәм зөбәрҗәт туйлары белән кайнар тәбрикләде. Шулай ук ул редакция коллективын Россия матбугаты көне белән котлады һәм "Хезмәткә дан" газетасының үз укучыларына 80 ел дәвамында тугры хезмәт күрсәтүен, аның туган як тарихы елъязмасы булуын, һәр чәршәмбе һәм җомга көнне "Хезмәткә дан" газетасының килүен түземсезлек белән көткән барлык баулылыларны берләштерүен белдерде.
Фотохәбәрче З.Рамазановның хезмәт эшчәнлеге белән таныштырганда, Азат Зиннуров аның фоторәсеменең район газетасында беренче тапкыр 1966 елда басылып чыгуы, һәм анда Зөфәр Гыйләҗетдиновичның хатыны һәм Азат Әсхәтовичның әнисе сурәтләнүен билгеләп үтте. Баш мөхәррир газетаның үткәннәре һәм бүгенгесе турында сөйләп узды. Мәсәлән, соңгы абунә кампаниясе йомгаклары, вакытлы матбугат басмаларының бик күп булуына да карамастан, баулылыларның район газетасына өстенлек бирүен күрсәтте - аның гомуми тиражы 4300 данәдән артып китте. Интернет-сайтлар ачылу
Баулыдан читтә яшәүчеләргә һәм шулай ук виртуаль киңлекләрне яратучыларга төрле вакыйгалар белән танышып барырга, яңалыкларны укырга һәм үз комментарийларын калдырырга мөмкинлек бирә.
Редакциянең берничә көннән үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче хезмәт ветераны - элекке машинистка Флера Шаһиевага карата да җылы котлау сүзләре яңгырады. Бәйрәмдә бүләкләр дә тапшырылды. Яңалыклар бүлеге мөхәррире Айгөл Идиятуллинага Татарстан Республикасы массакүләм коммуникацияләре буенча агентлыгы грамотасы, ә журналистларның башлангыч оешмасы рәисе Наил Шәрәповка Татарстан Журналистлар Берлегенең Мактау дипломы тапшырылды.
М.Җәлил исемендәге мәдәният йорты артистлары Гөлнара Абдуллина һәм Зәйтүн Муллаянов башкаруындагы музыкаль номерлар бәйрәмгә ямь өстәде.
Бәйрәмдә төшерелгән фотоларны безнең slavatrudu30.narod.ru сайтында "Фотосурәтләр" бүлегендә, шулай ук "Вконтакте" социаль челтәрендә "Бавлы-Слава труду" төркемендә карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев