Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Иген басулары корылыктан зыян күрә

Яз башыннан бирле яңгыр яумавы, өч атнадан артык һава температурасының 34-35 градуска кадәр күтәрелүе һәм тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитүче җилләр нәтиҗәсендә Баулы кырларындагы игеннәргә һәлак булу куркынычы яный. Якын арада явым-төшем булмаса, быел сабан культураларыннан да уңыш алу өмете өзеләчәк. Ә уҗымга чәчелгән арыш белән бодай бүген үк өметсез диләр белгечләр.

Исергәптә яшәүче Мөгыйн абый Хәлилов, гомере буена авыл хуҗалыгында эшләгән кеше буларак, быел игеннәрнең хәленә бик борчыла. Яңгырсыз, җилле, эссе һава торышы игенчеләр куйган зур хезмәтне юкка чыгарырга мөмкин. 87 яшьлек ветеран басу читенә чыгып, икмәкләрнең торышы белән кызыксынып тора.

Авыл хуҗалыгы белгечләре дә бик борчулы. Кырларга чыгып, алар даими рәвештә туфракның температурасын, андагы дымны үлчәп торалар, үсемлекләрнең торышын тикшерәләр.

Исергәп басуында без Россельхозцентрның Татарстан филиалы Баулы бүлеге җитәкчесе Әнвәр Фәттахов белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Наил Галиуллинны очраттык. Алар махсус приборлар ярдәмендә туфракны тикшерделәр. Иртәнге сәгать тугыз гына булуга карамастан, туфракның температурасы 22 градуска җитеп килә иде инде. Үсемлек тамырлары туклану ала торган ун сантиметр тирәнлектә дым бөтенләй юк.

Шул вакыт без карап торган басу горизонтында чикерткәне хәтерләтүче “Туман” сиптерү агрегаты күренде. Ул арпаны яфрак аша тукландырып йөри иде. Гомере буена шофер булып эшләгән Мөгыйн абый әлеге гаҗәеп техниканың эшләвен эшен кызыксынып күзәтте.

– Эх, тырышалар да егетләр, хезмәтләре заяга булмаса ярый инде. Яңгыр кирәк. Талгын гына бер өч көн яңгыр яуса, бу игеннәр тернәкләнеп китәр иде дә бит, – дип әйтеп куйды ул, маңгаеннан агып төшкән тирен сөртеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев