Яфрак азык – терлекләргә витамин чыганагы
Баулы районында терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Предприятиеләр һәм оешмалар катнашында яфрак азык та хәзерләнә. Бу эштән Татар Томбарлысы авылының бюджет хезмәткәрләре дә читтә калмаган.
Яфрак азык әзерләү өчен иң кулай ай – июль ае. Әле менә нәкъ шул чор – яфраклар витаминнарга иң бай вакыт. Моны истә тотып, Татар Томбарлысы авылының бюджет өлкәсе хезмәткәрләре – мәдәният йорты, балалар бакчасы, китапханә һәм авыл советы хезмәткәрләре, табигать кочагына чыгып, яфрак азык әзерләгәннәр.
– Без ел да яфрак азык әзерләүне көтеп алабыз, дисәм дә алдау булмас. Чөнки табигать кочагына чыгу үзе бер бәйрәм кебек, – дип сөйләде “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә Татар Томбарлысы китапханәчесе Эльвира Әхмәтҗанова. – Безгә яфрак әзерләү планы ел да бирелә. Быел менә балалар бакчасы хезмәткәрләре дә кушылды. Кеше күп булгач, әзерләү җайлырак булды. Быел бәләкәйрәк итеп әзерләргә куштылар, эләргә дә, терлекләргә бирергә дә җайлы була дип.
Алар яфрак азыкны, нигездә, яшь чаган агачларынннан ясаганнар, ромашкалар да кушып җибәргәннәр. Парлап ясалган пиннекләрне “Берлек” җәмгыяте фермасына илтеп, махсус бинага элеп куйганнар.
– Машина сораган очракта, “Берлек” җәмгыяте транспорт бирә. Хәзер инде бөтенебездә машина, арбаны тагабыз да китәбез. Табигать кочагында ярты көн йөреп, эшләп, рәхәтләнеп ял итеп кайтабыз, – ди Эльвира Әхмәтҗанова.
Яфрак азык кыш көне терлекләргә менә дигән витаминнар чыганагы булачак.
Фото: "Берлек" җәмгыяте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев