Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Иң тугры укучыларыбызны эзлибез

25 ноябрьдә “Хезмәткә дан” (“Слава труду”) район газетасы 90 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Юбилейга әзерләнгән көннәрдә редакция гаилә архивларында район газетасының иң “өлкән” номерын саклаучы укучыларын эзли.

Исегезгә төшерәбез, 1930 елның көзендә Баулы районы оештырылу белән, “Колхоз” район газетасы чыга башлаган. Газетабыз тарихы район, аның территориясендә яшәгән кешеләр язмышы белән аваздаш. Архивта сакланган газета битләре буенча бездән алда яшәгән берничә буын баулылының яшәешен, көнкүрешен күзалларга була.

Шуны да онытмаска кирәк, 1955 елдан газетабыз “Байрак” (“Знамя”) исеме белән чыга башлаган. Ә 1962 елның 1 маеннан республикада районнарны эреләткәннәр, шул вакыттан ТАССРның көньяк-көнчыгышындагы алты районына бер газета – “Хезмәткә дан” чыккан. Районнарны эреләтү практикасы үзен акламаган, 1965 елдан районыбыз кабат мөстәкыйльлек алган, шул елдан Баулы районы газетасы “Хезмәткә дан” (“Слава труду”) исеме белән чыга башлаган.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Гаилә архивларыгызда “Колхоз”, “Байрак”, “Хезмәткә дан” газеталары сакланамы? Алар сезгә ни өчен кадерле? Бу турыда мәгълүматны безнең белән уртаклашуыгызны сорыйбыз. Ә иң “өлкән” газетаны кадерләп саклаучы тугры укучыбызга юбилей тантанасында махсус бүләк тапшырачакбыз.

Моның өчен 5-64-45 телефоны аша безнең белән элемтәгә чыгуыгызны сорыйбыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев