Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Җиңү көнен быел сугышта катнашкан тугыз баулылы каршылый

Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләрнең бүгенге көндә исәннәре, туры мәгънәдә, бармак белән генә санарлык калып бара. Нәкъ бер ел элек Баулы районында утны-суны кичкән 18 ветеран исәпләнсә, социаль яклау идарәсеннән алган соңгы мәгълүмат буенча инде бу сан икеләтә кимегән.

Гайнетдинов Габделсабир Гайнетдинович

Тугыз ветеран арасында иң өлкәне – 98 яшьлек Габделсабир Гайнетдинов. Бөек Ватан сугышының беренче елында ук утка кергән ветеран белән, сәламәтлеге белән бәйле рәвештә, күзгә-күз карап фронт хатирәләре турында сөйләшү мөмкинлеге юк инде.

Аның батырлыклары турында тарихи документлар сөйли. “Память народа” cайтында бүләкләнүгә тәкдим ителүе, бүләкләнүе турында мәгълүмат бар.

Баулы районының Хәнсевәр авылында туып-үскән ул. 1941 елны 18 яше тулу белән Кызыл армия сафларына чакырылган.

Рядовой укчы Габделсабир Гайнетдинов Сталинград фронтының 233нче укчы дивизиясенең 572нче укчы полкында пулеметчы булып хезмәт иткән.

Бу турыда мәгълүматлар 1943 елның 14 августында имзаланган “III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләүгә тәкъдим итү” кәгазендә язылган. Якташыбызның орденга тәкъдим ителү сәбәбе түбәндәгечә аңлатылган: “572нче укчы полк рядовое Габделсабир Гайнетдинов Бөек Ватан сугышы фронтында немец илбасарларына каршы көрәшкәндә түбәндәге шартларда яралану алды: Сталинградтан көнбатышкарак һөҗүм итеп барганда, дошман позициясенә якынлашканда, тоташ миномет утына эләгеп, мина кыйпылчыгы белән иптәш Гайнетдинов авыр яраланды, санитар батальонга җибәрелде, анда яраланган кулы ампутацияләнде”.

Госпитальдән соң якташыбызны комиссовать итәләр. Ул туган авылына кайта, гомере буена “Баулы” совхозында хисапчы булып эшли.

Югарыда сөйләнгән вакыйга Габделсабир Гайнетдиновның сугышчан юлындагы бер эпизод турында гына сөйли. Аның башка батырлыклар да кылуын сугыш барган елларда бирелгән “Сталинград оборонасы өчен” медале дә раслый. Якташыбыз шулай ук II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “1941-1945 елларда Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнгән.

 

Нургали Нуриманович Мәҗитов

1925 елның 16 февралендә Исергәп авылында туа.

Немецлар илебезгә һөҗүм иткәндә, аңа нибары 16 яшь була. Аңа, балалар, хатын-кызлар белән бергә, колхоз эшенә җигелергә туры килә: чәчә, ура, чаба. Ә 1943 ел башында Нургали фронтка китә. Ул зенит артиллериясенә эләгә. 37 миллиметрлы зенит коралы расчётында өченче сан сыйфатында күп кенә канкойгыч бәрелешләрдә катнаша.

Витебск шәһәренә керү юлында фашистларның утыз меңлек төркеме камалышта кала. Немецлар кара болыт булып ыргыла, бик каты сугышлар була. Зенитчылар башта аларга коралдан ата, аннары мылтыкка-мылтык килеп сугышалар. Дошман солдатлары, өметсезлеккә бирелеп, зур төркемләп бирелә башлый. Нургали Мәҗитович хезмәт иткән зенитчылар полкы бу көннәрдә дүрт йөздән артык фашистны әсирлеккә ала. Якташыбыз, башка хезмәттәшләре кебек үк, бу бәрелешләр өчен,“Сугышчан батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Шәһәрне алганнан соң, аларның дивизиясенә Витебск исеме бирелә.

Каһарманлык өчен, Нургали Мәҗитов “Батырлык өчен” медаленә лаек була.

Солдат, Балтыйк диңгезе илләрен азат итүдә катнашып, Кёнигсбергка кадәр барып җитә. Күптән көтелгән Җиңү көнен биредә каршы ала. Биш медаль кавалеры Нургали Мәҗитов өчен хәрби хезмәт төгәлләнми әле. Аны Ерак Көнчыгышка җибәрәләр, ул Маньчжур тауларында күпсанлы бәрелешләрдә катнаша.

Нургали Мәҗитовның бүләкләре шактый: ул Икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, күпсанлы медальләр, шулай ук Иосиф Сталинның рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

Корал расчёты командиры кече сержант Нургали Мәҗитов туган авылына 1950 елда гына әйләнеп кайта.

Тыныч тормышта ул, лаеклы ялга чыкканчы, дәүләт банкында хезмәт куя.

 

Гыймазетдин Минһаҗетдин улы Ямалетдинов

Ул армиягә 1944 елның мартында алына.

Беренче сугышчан чыныгуны ул 1944 елның декабрендә Будапешттан көнбатышка таба 40 чакрым ераклыкта ала.

Гыймазетдин Ямалетдинов сугышчан дуслары белән I һәм II Украина фронты составында Будапешттан Прагага кадәр юл үтә, Венгрия, Австрия, Чехословакияне азат итүдә катнаша. Аны еш кына разведкага җибәрәләр һәм ул аннан исән-сау әйләнеп кайта шуңа аны “бәхетле татарин” дип йөртәләр.

– Без, немецларга сиздермичә генә, аларның тылына үтеп кереп, еракка ата торган артиллерияләрен үзгәртә идек. Шул рәвешле безнең гаскәрләргә дошманның күп кенә мөһим объектларын юк итәргә булыштык, – дип искә ала Гыймазетдин Минһаҗетдин улы.

19 яшендә беренче батырлыгы өчен III дәрәҗә дан ордены белән бүләкләнә.

Җиңүне ул Чехословакиядә, Прагадан ерак түгел урында каршы ала.

Демобилизацияләнгәч, 1950 елда туган авылына әйләнеп кайта, колхозда эшли. Аннары Баулыга күченә. Машина-трактор станциясенә машина йөртүче булып урнаша. Ә 1964 елда нефтьчеләр автотранспорт конторасында машина йөртүче булып эшли башлый.

Эшендә югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен, ветеран 1977 елда – “Мактау билгесе” ордены белән бүләкләнә, ә 1983 елда аңа “РСФСРның атказанган транспорт хезмәткәре” мактаулы исеме бирелә.

 

Аркадий Александрович Брехов

1927 елның 25 августында Башкортстанның Караидел районы Байкы авылында туа. Җиде классны тәмамлагач, педагогия училищесына укырга керә, анда ике курс белем ала. Хәрби хезмәткә алынгач, Иркутск аерым укыту полкында укыту уза. 1945 елда эшелон белән Монголиянең Чиеболсан шәһәренә җибәрелә. 35нче танкка каршы истребительле бригадада разведкачы-күзәтүче булып хезмәт итә. Аларның бүлекчәсе сугышчан бәрелешләрдә, нигездә, елгалар кичүендә тора. Японнар белән сугыш 1945 елның сентябрендә тәмамланса да, Аркадий Брехов 1946 елның мартына кадәр бандаларны юк итү операцияләрендә катнаша. Япониягә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнашканы өчен, “Японияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнә.

Сугыштан соң, 1948-1951 елларда Аркадий Александрович Чита өлкәсендә алтынчы гвардия танк армиясенең 47нче укыту батальонында укыта, биредә ИС-3 (Иосиф Сталин-3) танклары танк экипажларының тулы составлары әзерләнә.

Аркадий Брехов, сугышчан батырлыклары һәм Япониягә каршы сугышта катнашканы өчен, Жуков медале, юбилей медальләре, “Совет армиясенә һәм флотына 30 ел” медале белән бүләкләнә.

Аркадий Александрович 1965 елда Лениногорск нефть техникумын, бораулау кадрлары мәктәбен тәмамлый һәм гомере буе Татарстанда, Көнбатыш Себердә нефть тармагында хезмәт куя. “Көнбатыш Себер җир асты байлыкларын үзләштергән, нефть һәм газ комплексын үстергән өчен” медале белән бүләкләнә, “СССР сәнәгать министрлыгының атказанган нефтьчесе” исеменә лаек була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X