Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Хәйрия чыршысы Баулы районы авылында узды

Бүген Исергәп авылы мәдәният йортында чыршы бәйрәме узды. Яңа ел хәйрия чарасына тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, инвалид һәм тәрбиягә алынган 23 бала чакырылган иде.

Чыршы бәйрәменә килгән балаларны һәм килгән кунакларны Баулы район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, район Советы депутаты Миннефоат Хәсиятуллин һәм Исергәп авыл җирлеге башлыгы Айдар Әгълиуллин тәбрик иттеләр.

Залга Кыш бабай, Кар кызы һәм ел хуҗасы Кызыл әтәч килеп керде. Балалар тиз арада Кыш бабай тирәсенә җыелдылар. Һәркем үз һөнәрен күрсәтте.

- Мин Кыш бабайга шигырьне күптән ятлап куйдым инде. Ул минем теләкләремне дә ел саен ялгышмыйча үти. Быел мин аның килүенә пират булып киендем, - ди беренче сыйныфта укучы Булат Гомәров.

Һәр килгән балага да иганәчеләр ярдәме белән ясалган тәмле күчтәнәчләр бирделәр. Бүләкләрне алыр өчен акчаны кече нефть компаниясе һәм ике эшкуар бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Баулы районы Яңа ел