Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылы Айрат Хәсәнҗанов — гомере буе руль артында

Октябрьнең соңгы якшәмбесендә Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Мәктәп автобусы йөртүче  Айрат Хәсәнҗанов – үз эшенә таләпчән булуы, зур җаваплылык тоюы белән күпләрнең ихтирамын яулаган шофер.

Руль артына Айрат Хәсәнҗанов армия сафларында хезмәт иткән вакытында утыра – анда ул автокран йөртә. 1983 елны армия сафларыннан кайткач, ПАТПга эшкә урнаша. Берничә ел цехларга вахта йөртә, ә аннан  4 ел шәһәр эчендә пассажир автобусында эшли. 

  1. елда Айрат Хәсәнҗанов нефть өлкәсенә күчә һәм 15 ел вахта автобусында эшли, үзенең тырыш хезмәте өчен төрле мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.

Мәктәп автобусын Айрат Хәсәнҗанов 2017 елдан бирле йөртә. Мәктәп автобусларын йөртүчеләр бик җитди сайлау үтә, Айрат Хәсәнҗанов исә барлык таләпләргә туры килә. 

Атнасына алты көн  һәр көнне ул шәһәрнең ике мәктәбеннән Васькино-Туйралы авылына  дүрт рейс ясый, гомуми алганда барлыгы 40тан артык укучы баланы йөртә. Үзе әйтүенчә, юлда яшь буынны йөртү дәверендә юл йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары булганы юк.

Автобус үзе дә хуҗасына ошаган – тышы да, эче дә ялт итеп тора. Транспорт чарасын махсус механик карап тора, тик машинаны йөртүче үзе дә  аны тәртиптә тота, балаларны да автобусны пычратмаска өйрәтә.

Һәр рейска Айрат Хәсәнҗановны имин теләкләре белән тормыш иптәше Фәридә ханым озатып кала. Балалар йөртүнең бик тә җаваплы булуын ул да бик яхшы аңлый.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ #баулы