Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Газетага язылып, бер капчык бәрәңге отарга була

“Баулы-информ” редакциясе 2021 елның беренче яртыеллыгына “Слава труду” һәм “Хезмәткә дан” газеталарына язылучылар арасында акция уздыра: ун абунәчегә берәр капчык тәмле бәрәңге биреләчәк. Акциянең иганәчесе – “Салихов” крестьян-фермерлык хуҗалыгы.

Хуҗалык җитәкчесе менә инде 20 елга якын күпләп бәрәңге үстерү белән шөгыльләнә, “Хезмәткә дан”ны да күптәннән алдыра, шуңа күрә, район газетасына булышу йөзеннән, акциядә җиңгән абунәчеләр өчен уңышының бер өлеше белән уртаклаша.

– Миңа район газетасы ошый, – ди Замир Салихов. – Гаиләбез белән укыйбыз, хәтта кайчагында, кем беренче укый дип, бүлешергә туры килә.

Фермерның бәрәңгедән яхшы уңыш алу серен белер өчен, “Баулы-информ” хәбәрчесе “Салихов” хуҗалыгына барды. Бу эштә тәҗрибәнең аеруча зур урын алып торуын белдек.

– Бәрәңгене инде егерме ел үстерәм, – ди Замир Салихов. – 2000 ел башында барысын да нольдән башладым. Авылдагы совхоз таралды. Шул чагында мин, җир алып, бәрәңге үстерү белән шөгыльләнергә булдым. Эш шунда: мин бу эшне беләм, чөнки гомер буе бәрәңге үстердек.

Тик, барысы да уңай гына бармый. Беренче карашка гадәти һәм җиңел тоелган эшнең үз кыенлыклары була. Тик, Мәскәү бер генә көндә төзелмәгән кебек, акрынлап Замир Салихов яхшы уңыш алырга өйрәнә. Газета укучыларына моның кайбер серләрен сөйләде.

– Ел саен чәчү әйләнешен үтәргә кирәк, – ди фермер. – Мәсәлән, кырга бер елны бөртекле культуралар чәчсәк, икенче елга бу кырга бәрәңге утыртабыз. Шул чагында уңыш яхшы була. Эш шунда: бәрәңге һәм бөртекле культураларның авырулары төрле, шуңа күрә, кагыйдә буларак, бәрәңге авырулары ашлыкта булмый, ашлыкныкы бәрәңгегә зыян салмый. Үсемлекчелек белән шөгыльләнүчеләргә шуны киңәш итәм: бәрәңге алганнан соң, киләсе елда бу урынга горчица, клевер яки борчак утыртырга кирәк. Әлеге үсемлекләр җирне сәламәтләндерә, киләсе ел уңышына уңай йогынты ясый.

Бүгенге көндә Замир Салихов бәрәңгенең берничә сортын үстерә. Мәсәлән, быел “Наташа” һәм “Ароза” сортлары яхшы гына уңыш биргән.

– Әлеге сортлар тәмле һәм мул уңыш бирә, шулай да алар арасында аерма бар, – ди фермер. – “Наташа” сорты озынча, шома һәм тигез. Нигездә, кәкре-бөкре булмый, шуңа күрә аны чистарту җайлы. Ә менә “Ароза” башка төрле формада. Кагыйдә буларак, әлеге сорт “Наташа”дан эрерәк.

Фермер, бәрәңгенең яңа сортларын утыртып, сынап карарга тырыша. Чиратта – “Бельмонто” немец сорты, ул авыруларга чыдам булуы, мул уңыш бирүе белән аерылып тора ди. Яңа сортлар утырту нәтиҗәле булсын өчен, Замир Салихов республика, күрше төбәкләр фермерлары белән фикер алыша.

– Кайберәүләр, кызыл бәрәңге яратмыйм, сарысына өстенлек бирәм, ди. Тәҗрибә күрсәткәнчә, бу фикер дөрес түгел, – ди ул. – Орлыкчылык хуҗалыклары бәрәңгенең 60ка якын сортын тәкъдим итә, һәм, кагыйдә буларак, кызыл бәрәңге дә, сарысы да яхшы уңыш бирергә, тәмле булырга мөмкин.

Фермер фикеренчә, иң файдалы бәрәңге – эче сары булганы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев