Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

“Гашыйк чагым” конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде

“Баулы-информ” мультимедия редакциясе Гашыйклар көне уңаеннан “Эль Букет” чәчәкләр салоны белән берлектә уздырган “Гашыйк чагым” фотосурәтләр конкурсы төгәлләнде. Нәтиҗәдә 793 тавыш җыйган Гүзәлия һәм Илмир Шәмсуллиннар җиңүгә иреште.

“Гашыйк чагым” фотосурәтләр конкурсында барлыгы 61 пар катнашты. Аларның барысы да җиңүгә лаек иде. Мәсәлән, тавышлар саны буенча Әминә һәм Раил Кәримовлар җиңүчеләрдән бик азга гына калышты. Ә Гүзәл һәм Андрей Власовларның гаилә коруларына бүген 27 ел.

Җиңүчеләргә бүләкне – конкурсыбызның иганәчесе, “Эль Букет” чәчәкләр салоны букетын “Баулы-информ” җитәкчесе Сәгыйть Әхмәтҗанов тапшырды. Шәмсуллиннар конкурска туй фотоларын җибәргәннәр иде.

– Конкурс игълан ителүен белгәч, катнашырга булдык. Дөресен генә әйткәндә, җиңәчәгебезгә өметләнмәдек тә, – ди Гүзәлия. – Ахыргача дулкынландык.

Гүзәлия белән Илмир өч ел элек танышканнар. Ютазы егете Илмир социаль челтәрләрнең берсендә кызның фотосына “лайк” куйган, Гүзәлия исә аңа: “Син кем?” – дип сорап язган. Алар, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, танышкан, беренче тапкыр очрашкан чакларын искә алдылар. Узган елның көзендә яшьләр туй иткән. Гүзәлия быел медицина көллиятен тәмамлый, Илмир транспорт оешмасында эшли.

– Безнең өчен туганнар, якыннар, дуслар һәм хәтта дусларның дуслары да тавыш бирде, – ди Илмир, елмаеп. – Барысына да зур рәхмәт!

Сәгыйть Әхмәтҗанов яшьләрне бәйрәм белән котлады, бәхетле озын гомер теләде.

Фото: Шәмсуллиннарның гаилә архивы, Ләйсән Галимова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев