Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Гаиләсендә дә, эшендә дә уңган

Ел саен 10 ноябрьдә Россиядә Эчке эшләр органнары хезмәткәре көне билгеләп үтелә. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан “Баулы-информ” хәбәрчесе полициянең участок вәкаләтлеләре һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек начальнигы Юрий Козлов белән очрашып сөйләште.

Баулылы Юрий Козлов эчке эшләр органнарында 2004 елдан бирле хезмәт итә. Хезмәтен лицензия рөхсәт бирү хезмәте өлкән инспекторы вазифасында башлаган.

Юрий Козлов сигезенче сыйныфка кадәр Баулыдагы 3нче мәктәптә укыган, ә 9-11нче сыйныфларны Потап-Томбарлы мәктәбендә тәмамлаган. Аннары Аграр көллияткә укырга кергән, анда электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы һәм шофер һөнәрләрен үзләштергән. Параллель рәвештә институтта юридик белем алган. Эчке эшләр органнарына эшкә урнашканчы, Юрий Козлов күпмедер вакыт “Водоканал”да эретеп ябыштыручы булып, 31нче төзү-монтаж идарәсендә столяр ярдәмчесе, каравылчы булып эшләгән. Һәм инде менә уналты ел буена ул район һәм шәһәр халкы тормыш тынычлыгы сагында.

Башка һөнәр ияләренеке кебек үк, полиция хезмәткәре булуның да үз авырлыклары бар, дип саный Юрий Козлов.

Юрий Козлов тормыш иптәше бергә биш бала тәрбиялиләр.

Бүгенге көндә Юрий Козлов полициянең участок вәкаләтлеләре һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек белән җитәкчелек итә. Аның җитәкчелегендә унөч кеше хезмәт куя. Бәйрәм уңаеннан Юрий Валерьевич хезмәттәшләрен котлады:

  • Полициядә хезмәт итүчеләрне һәм, әлбәттә, ветераннарны һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Һәркемгә, иң беренче чиратта, сәламәтлек телим. Хезмәтебез лаеклы бәяләнсен, карьерабыз уңышлы алга барсын, гаиләләребездә безне яратып көтеп алсыннар.

Тулырак мәгълүматны “Хезмәткә дан” газетасының 11 ноябрь санында укый, ә видеоязманы бүген   Баулы телевидениесендә карый аласыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев