Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Футбол белән кызыксынып, шахматчы булган

Бүген Россиядә шахматчылар һәм бу уенны яратучылар бәйрәме – Халыкара шахмат көне. Соңгы елларда шахмат балалар арасында зур популярлык казана. Безнең шәһәрдә дә бу уен белән мавыгучылар елдан-ел арта бара.

Бала чагыннан футбол белән мавыккан Николай Коротаев бүгенге көндә шахмат буенча республикада иң хөрмәткә лаек тренерларның берсе санала. Аның бу спортка килү тарихы кызыклы.

– Башка бик күп малайлар кебек үк, мин дә кечкенәдән футбол яраттым. Ул вакытта шахматны бик аз кеше уйный иде, фигуралар да табарга кыен, – дип сөйли Николай Николаевич. – Мин кайдадыр шахмат уйнарга өйрәнеп алганмын, ни дәрәҗәдә икәнен искә алсаң – көләрлек инде. Кулыма “Крестьянка” журналы килеп эләккәндә миңа 25 яшьләр чамасы иде. Журналда шахмат мәсьәләләре басылган, аларны чишеп, җавабын редакциягә җибәрергә кирәк була. Николай Николаевич, үзе әйтүенчә, аларны, авырлык белән булса да, чишә. Соңрак аңа нәтиҗәсе дә килеп ирешә – шахмат буенча өченче разряд. – Шул хәтле горурландым мин бу нәтиҗә белән! Ипләп кенә шахмат белән кызыксына башладым, – дип искә ала ул. – Соңрак беренче мәртәбә Баулыда шахмат турнирында катнаштым. Мине бөтенесе дә җиңделәр дә, соңгы урында калдым. Монысы инде миңа бөтенләй ошамады. Шахмат турында китаплар укый һәм өйрәнә башладым, чөнки җиңелүләрне бөтенләй яратмый идем.

Мөгаен, шахмат дөньясына алып кереп китүче тагын бер мөһим мизгел буларак аңа мәктәптә балалар өчен шахмат түгәрәге алып бару турында тәкъдим ясаулары булгандыр. Николай Коротаевның олы улы ул чакта дүртенче сыйныфта укый торган була. Беркөнне килә дә, укытучы аңардан әтисе мәктәптә шахмат түгәрәге алып бармас микән, дип соравын җиткерә. - Улым миннән тагын ни эшли белүемне сорады. Футбол уйнарга өйрәтә алам, чөнки ул минем яхшырак килеп чыга, дидем. Улым бик шатланып мәктәпкә китте. Тик мәктәптән кайтуга, футбол белән барып чыкмаячагын әйтте. Чөнки укытучы, ишегалдында инде ноябрь, урамда туп тибәрлек түгел, дигән. Улым башка берәр нәрсә уйлап тап инде, ди. Алай булгач, шахмат уйнарга өйрәтергә алынырга туры килә инде, дидем мин. Шулай итеп, Николай Коротаевка 2нче санлы мәктәптә бер бүлмә бирәләр дә, ул шахмат буенча түгәрәк ачып җибәрә. Кызлар ул вакытта әле шахмат уйнамаганнар, малайлар җыя да, эш башлый. Николай Николаевич үзе тануынча, ул вакытта әле үзе дә әлләни уйный белми торган була.

– Шахмат әдәбиятын күп укыдым, шул малайлар белән бергә үзем дә уйнарга өйрәндем, – ди ул.

Шуннан соң турнирлар башлана. Берәр нәрсә белән максатчан шөгылләнә башласаң, уңышларга да ирешәсе килә бит. Ә моңа тырыш хезмәт белән генә ирешеп була. Шулай итеп Баулыда шахмат мәктәбе үсеш ала башлый. 1992 елда Рәшит Нәҗметдинов истәлегенә үз турнирларын оештыралар. Быел аны инде егерме җиденче тапкыр үткәрәчәкләр. Шул гомер эчендә Николай Коротаев Баулыда бик күп шахматчылар тәрбияли, алар арасында уннан артыгы төрле елларда республика чемпионнары булалар. 2017 елда Баулы шахматчылары укучылар спартакиадасында Татарстанның абсолют чемпионнары булалар. Николай Николаевичның укучысы Аделя Сәләхова күптән түгел генә шахмат буенча спорт мастерлыгына кандидат нормасын үтәгән. Хәзерге вакытта ул Самара шәһәрендә Лев Полугаевский истәлегенә үткәрелүче турнирда катнаша. Сүз уңаеннан, Аделя Сәләхова белән Иделия Вәлиуллина үзләренең яшь категорияләрендә Татарстанның җыема командасы составына кертелгәннәр. Элегрәк Николай Коротаевта тәрбияләнгән Луиза Вәлиуллина, башта 18 яшькә кадәрле кызлар арасында, соңрак хатын-кызлар арасында Татарстан чемпионы була. Икенче сыйныфка кадәр Николай Коротаевта шөгыльләнгән Эльза Хаҗиева да Татарстан чемпионы исеменә лаек була. Соңрак ул башка тренер җитәкчелегендә Россия күләмендә икенче урынны яулый һәм Европада өченче була. Николай Коротаев шулай ук шахматның балаларны тәрбияләүдәге роле турында да сөйләде:

– Шахмат балаларны тәртипкә өйрәтә, хәтерне яхшырта, вакыйгаларга реакция ясау тизлеген арттыра. Бу уен үз гамәлләреңне планлаштырып яшәргә өйрәтә. Шахмат ярдәмендә балалар шулай ук бүгенге тормышта бик кирәк сыйфатка – саклана белүгә һәм дөрес карарга килергә өйрәнәләр, – диде Николай Коротаев. Шуңа күрәдер инде, баламны кая бирим икән, дигән сорау туганда, бик күп ата-аналар нәкъ менә шахматны сайлыйлар. Бүгенге көндә Николай Коротаевта гына да 150 бала бу уенның серләрен өйрәнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ