Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Эшмәкәрлек үсеше – безнең өстенлекле юнәлеш

Баулыда кичә Ак Барс Банкы оештырган бизнес-завтрак узды. Бер өстәл артына банкның баш офисы җитәкчеләре, Баулы эшмәкәрләре һәм район җитәкчеләре җыелды. Оештыручылар сүзләренә караганда, чараның максаты эшмәкәрләр белән сөйләшү, тәҗрибә уртаклашу, аларның фикерләрен тыңлау, кирәкле финанс инструментларын сайларга һәм бизнес-проектларны тормышка ашырырга ярдәм итү.

Эшлекле иртәнге ашта Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин катнашты.

– Бу очрашу уңай нәтиҗә бирер дип өметләнәм, – дип билгеләп үтте Рамил Гатиятуллин, очрашуны ачып. – Мин монда дифирамбалар җырлауларын гына түгел, ә кискен сораулар да бирүләрен телим. Кызганычка каршы, һәркем үзе генә барысын да хәл итә алмый, әмма тамчы һәрвакыт ташны тишә, һәрбер мәсьәләнең чишү юлларын табарга була.

Ак Барс Банкның идарә әгъзасы Эдуард Абдрахманов үзенең сәламләү чыгышында, хезмәт юлы нәкъ менә Баулы җирендә башланганын әйтте.

– 1990 елларда мин монда килдем, ул вакытта биредә кибетләр бик аз, барыр урын юк иде, – ди ул. – Баулы районына, чыннан да, үсеш алу авыр булды, чөнки барысы да нефтькә бәйләнгән. Бизнеска биредә үсеш авыр булды. Ул вакытта үз ярдәмен тәкъдим итүче банклар, эшмәкәрләргә яңа мөмкинлекләр ачучы тәкъдимнәр юк иде. Хәзер Баулы районында хәл үзгәрде. Бик күп кече һәм урта бизнес субъектлары барлыкка килде, алар үсә. Шәхсән үзегез, Сезнең эшмәкәрлек эшчәнлеге, тормыш белән кызыксынуыгыз, дөньяны яхшыртырга омтылуыгыз, күп нәрсәне яхшы якка үзгәртә. Минемчә, бу – илебезнең нигезе.

Баулы эшмәкәре Риф Гыйниятуллин 1998 елдан бизнес белән шөгыльләнә. Бүген аның бизнесы төрле өлкәләрдә үсеш алган.

– Мин үз эшмәкәрлек эшчәнлегемне шәһәрдә сәүдәдән башладым, – ди ул. – Коммерцияле күчемсез милекне арендага тапшырабыз, шулай ук кунакханә бизнесы да бар. Кунак йортыбызда төрле чаралар үткәрелә, анда кунаклар килә. Трассадан үтүче юлчылар кунарга керә, алар торакны электрон кушымталар, мессенджерлар аша броньлый.

Эшмәкәр сүзләренә караганда, ике ел элек алар торак төзү һәм сату белән шөгыльләнә башлаганнар.

Баулылының үз эшендә нинди банк продуктлары куллануы турындагы сорауга ул исәп-хисап счеты һәм банкның корпоратив картасы бар, дип җавап бирде.

– Онлайн режимда эшлим, интернет-банк урнаштырдым – цифрлы форматта банк белән эшләү бик уңайлы. Бүгенге көндә барлык эшмәкәрләр өчен дә катлаулы булган мәсьәлә – бухгалтерлык отчётын әзерләү һәм тапшыру. Мондый сервислар теләсә нинди эшмәкәрләрнең эшендә бик булыша, – ди Риф Гыйниятуллин.

Ак Барс Банкның кече бизнесны үстерү дирекциясе идарәче директоры Инна Якимова билгеләп үткәнчә, узган ел банкка тиз арада үз эшен үзгәртеп корырга туры килгән.

– Без планлаштырылган бурычларны кичектерергә һәм яңа өстенлекләрне билгеләргә мәҗбүр булдык. Бик тиз арада без, беренчеләрдән булып, эшмәкәрләргә ярдәм итү буенча субсидияләнгән барлык программаларга кушылдык. Тизләтелгән темпта гамәлдәге кредитлар реструктуризацияләнде. Түләүләрне кичектереп тору һәм комиссияләрне юкка чыгару белән бәйле яңа тарифлар кертелде – болар барысы да эшмәкәрләргә финанс йөкләнешен киметү мөмкинлеген бирүче чаралар.

Инна Якимова сүзләренә караганда, ел саен Ак Барс Банкның сервислары һәм продуктлары уңайлырак, җиңелрәк һәм мобильрәк була бара. Бәйсез экспертлар бәяләвенчә, Ак Барс Банкының интернетта эшләү буенча карарлары иң яхшылар өчлегенә керә.

Бизнесны ничек сакларга, исәп-хисап счетын блокировкалаудан, шикле операцияләрдән ничек кисәтергә, нинди шартларда һәм нинди максатларга кредит алу яхшырак, шулай ук хезмәт хакы проектын сайлаганда нәрсәгә игътибар бирергә – банкирлар бу сорауларга тәфсилле җаваплар бирделәр.

Реклама хокукында

ПАО «АК БАРС» БАНК. Генеральная

лицензия ЦБ РФ No. 2590 от 12.08.2015 г.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев