Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Эльвира Нәбиуллина: Дәүләт пенсиясе сакланачак

Пенсия дәүләт өлешеннән һәм пенсия капиталыннан торачак. Россия Үзәк банкы җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина «Россия 1» һәм «Россия 24» телеканалларына биргән әңгәмәсендә пенсия реформасы турында белдергән. Бу хакта "Коммерсант" яза.

"Дәүләт пенсиясе калачак. Дәүләт иминият пенсиясе кеше хезмәт эшчәнлеген тәмамлап пенсиягә чыккач база дәрәҗәсен, кеше тормышының база ихтыяҗларын тәэмин итү буенча социаль гарантия. Пенсия дәүләт өлешеннән һәм пенсия капиталыннан торачак", - дигән Нәбиуллина.
Элегрәк Финанслар министрлыгы һәм Үзәк банк Россия пенсия системасының яңа реформасын тәкъдим итте. Ул аларның 2016 елның мартындагы тәкъдимнәре белән туры килә: ведомстволар пенсиянең мәҗбүри иминият өлешенә 22 процент күчерү тарифын, ә тупланма пенсия өчен дәүләт гарантияләре, салымнар буенча исәпләүләр белән өстәмә 6 процентка кадәр тариф кертергә тәкъдим иттеләр.
Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев