Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Елена Гадельшина: “Сугышчыларга ярдәм итәргә булдым”

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, алгы сызыктагы сугышчыларга гуманитар ярдәм җыю үзәге ачкан шәһәрдәшебез Елена Гадельшина турында бәян итәбез.

Мобилизация игълан ителүгә, республиканың һәр районында махсус хәрби операциядәге сугышчыларга ярдәм үзәкләре ачылды. Алар Баулыда да бар. Шуларның берсе – шәхси эшмәкәр, волонтёрлар җитәкчесе Елена Борисовна Гадельшина җитәкчелегендә шәһәрдәге сәүдә үзәкләренең берсендә эшли торган үзәк.
Биредә көн саен эш кайный: хатын-кызлар маскировка челтәрләре үрү, солдатларга аеруча кирәкле башка әйберләрне тегү белән мәшгуль. Тату гаиләдәге кебек  – барысы да дуслашып беткән, илгә килгән бәла аларны берләштергән. 
Елена Борисовна биредә эшләүче волонтёрларга бик җылы мөнәсәбәттә. Энергиясе ташып торган, олы йөрәкле бу ханымны баулылар бик хөрмәт итә. Солдатларга ярдәм итәргә омтылучы битараф булмаган кешеләр бигрәк тә рәхмәтле аңа. Чөнки махсус хәрби операция башлануга, беренчеләрдән булып, нәкъ менә ул гуманитар ярдәм үзәге ачып җибәрде.
– Махсус хәрби операция башлангач, кешеләр югалып калдылар, паникага бирелделәр, – ди Елена Борисовна. – Миңа мөрәҗәгать итүчеләр дә булды. Алар ярдәм итәргә теләүләрен, тик эшне нәрсәдән башларга белмәүләрен әйттеләр һәм минем башыма идея килде. 40 квадрат метр бина буш тора иде, һәм мин, кешеләр булыша алсын өчен, гуманитар ярдәм пункты ачарга булдым. Ихлас күңелләреннән ярдәм итәргә теләүче, сугышчылар язмышына битараф булмаган райондашларым акчалар, әйберләр китерә башладылар. Күзләрендә яшь үзләренең. “Безнең бурыч – аларның исәнлеге өчен дога кылу. Барысы да яхшы булыр”, – дип, һәр кешене тынычландыра идек. Шулай итеп без халык белән эшли башладык. Максатыбыз, гуманитар ярдәм җыю гына түгел, ә кешеләрне тынычландыру,  аларны барысы да яхшы булачагына инандыру да иде.
Тора-бара, гуманитар ярдәм җыюның ярты эш икәненә төшенгәннәр. Җыелган әйберне алгы сызыкка илтеп бирергә дә кирәк бит әле.
Бераздан, Елена  Борисовна гуманитар ярдәм үзәгенең функцияләрен киңәйтергә була һәм маскировка челтәрләре үрү өчен бина бирә.
Сүз уңаеннан, бу төркемдә махсус хәрби операция зонасындагы солдатларга ярдәм җыю белән бәйле мәсьәләләр хакында гына сөйләшмиләр, биредә тормыш кайный: рәхмәтләр язалар, баулыларның посылкаларын алган сугышчылар белән видеолар җибәрәләр, көнүзәк яңалыкларны хәбәр итәләр. 
Бу төркемдә алгы сызыктагы сугышчыларга кирәкле бөтен әйберләрне җыялар: техник чаралар һәм медикаментлардан башлап, көнкүрештә кирәкле вак-төяккә кадәр. Һәркем булыша ала, кечкенә генә ярдәм дә зур әһәмияткә ия. Кайвакыт биредә тиз арада җыю ихтыяҗы булган посылкалар турында да хәбәр итәләр. Барысы да сугышчыларга хәзерге вакытта нәрсә аеруча кирәк булуга бәйле. 
Гуманитар ярдәм җыюны оештыра гына башлаган мәлләрдә, ул бу ярдәмне илтеп тә бирермен дип уйламаган да. Тора-бара, моны эшләргә кирәк, дигән уй тынгылык бирми башлаган. 
«Беренче тапкыр 2023 елның 14 февралендә юлга чыктым. 15 февральдә мин Луганск  һәм Беловодск госпитальләрендә булдым. Алып барган йөкне бушаттык һәм нәрсәләр аеруча кирәклеген сораштык. Аннары мин апрельдә бардым», – дип сөйли Елена Гадельшина. 
Шулай итеп ул солдатларның аеруча нәрсәләргә мохтаҗ булын үз күзләре белән күреп кайткан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев