Дөньякүләм стандартлар нигезендә эшләргә өйрәнәләр
Баулы аграр көллиятенең дүрт студенты “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатында катнашкан.
Айнур Әхмәдуллин аграр көллият данын “Эретеп ябыштыру технологияләре” компетенциясендә яклаган. Лев Золотарёв “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” компетенциясендә ярышкан. Мария Веденеева “Пешекче эше” буенча яшь профессионаллар арасында көчен сынап караган. Ә Адилә Ситдыйкова сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында “Абилимпикс” һөнәри осталык төбәк чемпионатында “Пешекче эше” компетенциясендә катнашкан. Көллият студентлары, әлегә призлы урыннар алмасалар да, әлеге хәрәкәттә катнашып, бәяләп бетергесез тәҗрибә алганнар, осталыкларын арттырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев