Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Диңгезче булганчы бер плафон тозлы су эчәсең

Су асты көймәсе диңгезчеләре көне алдыннан, узган гасырның 90нчы елларында Россия Федерациясе Хәрби-диңгез флотының су асты көймәләрендә хезмәт иткән Ришат Шәвәлиев белән очраштык.

Хәзерге вакытта сроклы армиягә алынган егетләрне су асты флотына җибәрмиләр, анда контрактчылар гына хезмәт итә. Югары таләпләргә туры килгән егетләр өчен ул хезмәт хакы түләнә торган эш урыны була ала, хезмәт стажы да бара.

– Мин башта Кырымга ракета гаскәрләренә эләгергә тиеш идем, җылы якларда хезмәт итәчәкмен дип, сөенгән дә идем. Тик Казанда билгеләү пунктында мине диңгез флотына җибәрәчәкләрен белдем, – дип башлады сүзен Ришат Шәвәлиев. – Соңыннан бар кеше шундый озын буем белән су асты көймәсендә хезмәт итүемә гаҗәпләнделәр, тик су асты көймәләре бәләкәй түгел, озын буйлылар да рәхәтләнеп йөрерлек. Башта без ярты еллап өйрәнүләр уздык, аннары безне хәрби дежурлыкка җибәрделәр. Мин “Груша” проекты атом су асты көймәсендә хезмәт иттем, ул торпедо-мина һәм ракета кораллары белән җиһазланган иде. Мондый көймә экипажы якынча 120 кешедән тора. Мин 5нче хәрби частьтә, хәрәкәт дивизионында хезмәт иттем.

Бу часть команданың иң “пычрак” часте санала, чөнки ул һәрвакыт су һәм май эчендә, бөтен двидательләре һәм суыту җайланмалары да шундый. Язмабыз герое шулар өчен җаваплы булган.

– Өйрәнү вакытында су асты көймәсе диңгезчеләренең барысын да судноның исән калуы өчен көрәшкә әзерлиләр, – дип сөйләде безгә Ришат Мөхәммәтгалиевич. – Дәресләр тренировка отсекларында уза, андагы шартлар чынбарлыктагы кебек: бер бүлмәгә өч-дүрт кеше кертелә һәм янгын, техник чаралар ватылу яки иң куркынычы – суга бату очраклары карала. Янгын белән бәйле бөтен гамәлләрне дә бик яхшы итеп өйрәнү җиңел булса да, су басу очрагына әзерләнгәндә, бик кыен, аны тапшырып булмый диярлек. Монда мораль яктан тотрыклы булу мөһим, чөнки судно һәм аның экипажын яхшы әзерлек һәм бөтен команданың төгәл гамәлләре генә коткарып кала ала. Монда паникага бирелергә һәм куркырга һич тә ярамый. Тагын безне торпеда аппаратыннан (ул озын торбадан гыйбарәт) чыгу күнекмәләренә дә өйрәттеләр. Аңа дүрт кеше кертәләр һәм аны су белән тутыралар. Авыр гидрокостюм һәм сулыш алу аппараты киеп, торпеда люгыннан чыгарга һәм өскә таба йөзәргә өйрәндек. Мондый көчле әзерлек миңа армиядән соң да ярдәм итте. Хәрби-диңгез флотында хезмәт иткәннән соң, янгын сүндерүче булып урнашу җиңел булды. Чөнки мин армиядә утны-суны кичтем.

Язмабыз герое диңгез флотында хезмәт иткән вакытта аеруча истә калган хәлләрне дә бәян итте.

– Безнең су асты көймәсе Төньяк Боз океанында йөрде. Мурманск өлкәсенең Гаджиево базасында туктап торганда, бухтага балалары белән касатка йөзеп керде, бу бик тә матур күренеш иде. Корабль-буксировщик, аларга зыян китермәс өчен, акрын гына алар янына йөзеп барып, аларны сак кына бухтадан чыгарып җибәрде. Тагын бер очрак: көчле давыл вакытында безнең су асты көймәсе нык итеп селкенгән иде. Башка дәүләт суднолары да очрый иде, каршылыклар булмады. Ә менә күрше квадратта дежурлык итүче су асты көймәсе чит ил судносы белән бәрелешкән иде. Барысы да яхшы төгәлләнде. Суднога зыян килсә дә, экипажда җәрәхәт алучылар булмады, Аларны бәрелеш тирәндә булу коткарган. Экипаж, балласттан (су асты көймәсенә тирәнлек бирү өчен авыр йөк) котылып, тиз арада өскә йөзеп чыга алган. Шулай да армиядә иң истә калган вакыйга су асты диңгезчесенә багышлау чарасы булды. Ул түбәндәгедән гыйбарәт: диңгезгә чыгар алдыннан, 50 метр тирәнлеккә төшкәндә, судно капитаны яңа матросларны бергә җыю турында игълан итте. Без җыелгач, каютадагы лампочка плафоныннан диңгез суы эчәргә бирделәр. Бозлы су ачы, тозлы, авыз эчен бөрештерә, тик бу традициягә кергән нәрсә, барыбыз да эчтек. Тагын 50 метр тирәнлеккә төшкәч, тагын бер кат диңгез суы эчерттеләр. Аннары корабль командиры матросларны тәбрик итә һәм грамоталар тапшыра.

Ришат Шәвәлиев тагын бер кызыклы очракны искә алды.

– Базада туктап торган вакытта беркөнне татарча сөйләшкән тавышлар колагыма чалынды. Еракта, Төньяк поляр әйләнә аръягында ана телеңне ишетү шулкадәрле көтелмәгән хәл булды, – ди ул. – Егетләр янына барып, каян булуларын сорадым. Алар арасында якташым, Яңа Чүте егете дә булып чыкты. Ул армиягә миннән ярты елга соңрак киткән. Армиядән кайткач, очрашып, хезмәт иткән елларны искә алып утырдык. Хәзер сирәк-мирәк күрешәбез, бәйрәмнәрдә шалтыратышабыз. Аны 19 мартта да тәбрик итәчәкмен. Су асты көймәсендә хезмәт итүчеләр бер-берсенә гадәттә “семь футов под килем” диләр. Шулай ук тирәнлеккә чума саны йөзеп чыгу санына туры килсен дигән традицион теләк тә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев