Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Диңгез авыруы йокса, ул гомерлек

Безнең илдә Хәрби-диңгез флоты көнен бәйрәм итә башлауга быел 80 ел тула. Июльнең соңгы якшәмбесендә аны кадровый хәрбиләр дә, хәрби-диңгез флоты составында хезмәт үткән диңгезчеләр һәм аларның гаиләләре дә билгеләп үтә.

Шалты авылы диңгез һәм океаннардан гына түгел, зур елгалардан да ерак урнашкан. Егерменче гасырның 70нче елларындагы авыл балалары кайчан да булса диңгез буенда булу турында хыяллана гына ала иде. Үзләрен диңгез һәм океаннар иңләп йөзүче диңгезче итеп күз алдына китерергә аларга якташыбыз язучы-маринист Миргазиян Юнысның ул вакытта бик популяр булган китаплары ярдәм итте. Егетләр нәкъ менә “йөзәргә” хыяллана иде, ә диңгезчеләрнең диңгез буйлап “йөри” икәне алар өчен әле билгеле түгел иде.

Хыялланучылар арасында Марат Усманов исемле егет тә була. Аның диңгез пехотасына эләгәсе килә, шунлыктан, укучы чагында ук Кораллы көчләрдә хезмәт итәргә әзерләнә, спорт белән актив шөгыльләнә башлый. Армиягә чакырылыш яшенә җиткәнче, ул һөнәр училищесында машинист-бульдозерчы һәм машина йөртүче һөнәрләрен алырга өлгерә. Ә армиягә повестка килү турындагы хәбәрне ул Ленин исемендәге колхозга ярдәм иткәндә, чәчүдә эшләгән вакытта алган.

- Әти-әниләр тиз генә бәйрәм өстәле оештыруга керештеләр, ә миңа барлык дусларымны, якыннарымны урап чыгарга һәм аларны озату кичәсенә чакырырга кирәк иде. Хәрби комиссариатта иртәгә иртән үк булырга тиешмен, шунлыктан өлгерергә кирәк иде, – дип искә ала Марат Минәгъзәм улы. – Озату кичәсе үзем теләгәнчә килеп чыкты. Ул чакта кызлар белән йөрми идем әле, өч ел хезмәт итәчәкмен, барыбер көтмәсләр, дип уйладым.

1989 ел, әле Советлар Союзы чоры була ул. Марат Усмановны Латвиягә, Балтыйк диңгезе янына җибәрәләр. Аны водолаз-диверсия төркеменә билгелиләр. Хезмәт итү чорында ул җиде ай иң катлаулысы булгандыр, мөгаен. Тирәнлеккә төшү, шартлы көндәш корабларын миналау, разведка эшчәнлеге – боларның барысын да яхшы үзләштерергә кирәк була. Соңыннан гына, ул вакытта илнең
җимерелү алдында булганын аңлый, совет солдатларына җирле халыкның мөнәсәбете начар булуы, кайвакыт низаглар да килеп чыгуы шаһите булырга туры килә аңа. Бәхеткә, өйрәнүләр тәмамланганнан соң, аны хезмәт итү өчен Североморскка күчерәләр. Төньяк флотның төп хәрби-диңгез базасы урнашкан шәһәргә килгәч, ул очраклы рәвештә якташы Глеб Андриянов белән очраша. Очрашуга икесе дә шат була. Марат Усмановның хезмәт итү урыны “Североморск” көймәләргә каршы торучы корабы була. Беренче ике айда алар корабль төзелешен өйрәнәләр, имтиханнар тапшыралар, физик яктан да җайлашырга, даими чайкалу шартларында яшәргә, диңгез авыруына бирешмәскә өйрәнәләр. Һәр яңа солдат диңгезчегә багышлау процедурасын да үтәргә тиеш була: шәхси состав алдында тулы бер плафон диңгез суын эчәргә. Моннан башка үз кеше булуың мөмкин түгел. Годковщина дигән нәрсә дә булган. Тик, безнең героебыз сүзләренә караганда, аңардан бернинди яманлык булмаган. Елдан артык хезмәт итүчеләр яшьләргә күз-колак булганнар, остазларча ярдәм иткәннәр.

– Кораллы Көчләрдә хезмәт итү еллары минем өчен онытылмаслык булды, – дип сөйли Марат Минәгъзәм улы. – Нәкъ менә шул елларда минем балачак хыялым тормышка ашты. Алты-җиде айга без диңгез һәм океаннар буенча автоном йөзүгә китә идек. Иң ерак поход тугыз ай дәвам итте. 1990 елда безнең “Североморск” һәм тагын берничә иң куәтле хәрби кораб Америкада дуслык визиты белән булдылар. Корабта безнең белән бергә илебезнең төньяк флоты җыр һәм бию ансамбле дә бар иде. 14 көн без Флорида штатының Джексонвилл портында тордык. Америкалылар белән аралаштык, бу шәһәрнең барлык истәлекле урыннарында булдык, безне хәтта Америка гаиләләренә төн кунарга да җибәрделәр. Анда без Америкада нинди дә булса явызлар түгел, ә гади һәм мәрхәмәтле кешеләр яшәвен беренче тапкыр үз күзләребез белән күрдек. Шул вакытта мин дошман образының сәясәтчеләр тарафыннан уйлап чыгарылуын аңладым, ә анда кешеләр безнең кебек үк.

Совет диңгезчеләрен бигрәк тә әлеге капиталистик илнең икътисады алга китүе гаҗәпкә калдыра. Кибетләрдә нәрсә генә юк. Анда Марат беренче тапкыр модалы джинсылар һәм башка кием-салым, безнең илдә булмаган аудио-видеотехника сатып ала. Аннары кораблар Кубага юнәлә. Анда Советлар Союзы корабларына Фидель Кастро үзе килергә тиеш була, әмма соңгы мизгелдә аның авыруы турында хәбәр килә. Совет дуслары белән очрашуга аның бертуганы Рауль Кастро килә. Һәр матроска күренекле тарихи шәхеснең кулын кысу бәхете тия. Утрауда өч көн булу вакытында безнең морякларны берни дә гаҗәпләндерми. Урамнарда безнең техника йөри. Иң яхшы хәтердә калганы – башкалар белән ипиенең соңгы кисәген уртаклашырга әзер торган кешеләр була. Өч ел хезмәт итү дәверендә Марат Усманов диңгез һәм океаннарны аркылыга-буйга узган. Сириянең бөтендөньяга танылган Тартус портында булган, Пальмира (тарих дәреслегенең тышлыгында сурәтләнгән) триумфаль аркасы колонналарына кулы белән тотынып карау бәхете елмайган, экваторны кичкән. Экваторны кичкән вакытта һәр диңгезче үзенчәлекле ритуал үтәргә тиеш: кара буяулы су тутырылган мичкәдә коенырга. Шулай итеп, ул чын африкалы кыяфәтендә, корабль бортыннан әкияти илләр табигатен, кешеләрен күзәткән. Баулы егетенә флотта өч ел хезмәт итү генә җитми һәм ул сроктан тыш хезмәт итәргә карар кыла. Мичман мәктәбен тәмамлый һәм хезмәт итү вакытын тагын ике елга озайта.

Баулыга кайткач, Марат технологик транспорт идарәсенә эшкә урнаша, шуннан бирле бульдозер машинисты булып эшли. Әмма зур судан еракта да ул үзен диңгезче дип санавын дәвам итә. Ул флоттагы кебек чисталыкны, тәртипне ярата. Календарьда аның өчен төп бәйрәм – Хәрби диңгез флоты көне. Бәйрәмне гаиләсе һәм хезмәттәшләре белән бергә үткәрергә ярата.

– Бу көнне хәрби-диңгез флотында төрле елларда хезмәт итеп кайткан баулылар очрашабыз, аралашабыз, бүләкләр алып, приютта тәрбияләнүче балалар янына барабыз, автомобильләрне Андреев флаглары белән бизәп, шәһәр урамнары буйлап йөрибез, аннары күрше Октябрьскийга хезмәттәшләр белән очрашуга барабыз, – дип сөйли Марат Минәгъзәм улы. – Бәйрәмне Североморскида да билгеләп үткән бар, соңгы тапкыр дүрт ел элек барган идем. Үзебезнең “Морское братство” дигән ябык сайтыбыз бар. Ул безнең корабль экипажын – 220 матросны һәм 29 офицерны берләштерә. Анда аралашабыз, борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышабыз, авырлыклар килеп чыкканда бер-беребезгә булышабыз. Хәтта үз юристыбыз һәм адвокатыбыз да бар.

Марат Усмановның гардеробында диңгез стиленә бүген дә шактый урын бирелгән. Тельняшкадан беркайчан да аерылмый. Чын тельняшкалар гына сатып ала, андыйлар Баулыда булмый. Диңгез темасына аксессуарлар җыярга ярата. Хәрби формасын кадерләп саклый. Якшәмбе көнне ул чираттагы тапкыр аларны шкафтан алып, "мореманнар" белән очрашуга барачак.

 

 

Фотода (Марат Усмановның шәхси архивыннан): Хәрби диңгез флоты отличнигы, “Ерак поход өчен” күкрәк билгесе иясе Марат Усманов (уңда) хезмәттәше белән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ