Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Дежур часть – полициянең йөрәге

Россия эчке эшләр министрлыгының дежур часте хезмәткәрләре, әлеге вазифада хезмәт куйган ветераннар ел да 28 мартта һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Дежур часть хезмәткәре көне алдыннан Россия эчке эшләр министрлыгы Баулы районы бүлегенең дежур частена барып, хезмәткәрләрнең көндәлек эше белән танышып кайттык.

“Театр кием элгеченнән башлана, ә полиция бүлеге – дежур частьтан” дигән канатлы сүз бар. Икенче төрле әйткәндә, дежур часть – эчке эшләр органнарының йөрәге. Чөнки полиция эшчәнлеген әлеге подразделениедан башка күз алдына китереп булмый. Төрле җинаятьләр турындагы беренче шалтыратулар нәкъ менә дежур частька килә. Күп кенә җинаятьләрнең ачылышы әлеге часть хезмәткәрләренең грамоталы эшләвенә бәйле.

Рамил Мөхәммәтҗанов 2015 елда оператив дежурный булып эшли башлаган, узган елның апреленнән дежур часть начальнигы вазифасын башкара.

Дежур часть хезмәткәрләренең сменасы бер тәүлек дәвам итә – иртәнге сәгать сигездән икенче көннең иртәнге сигезенә кадәр.

Полиция бүлегендә дежурный ярдәмчесе булып Тимур Галиев та эшли.

Тулырак басманы "Хезмәткә дан" газетасының 23 санында укыгыз (27.03.2020)

Ләйсән Галимова фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев