“Дембель альбомы" конкурсы җиңүчесе бүләкләнде
“Баулы-информ” мультимедия редакциясендә "Дембель альбомы" конкурсында җиңгән Руслан Низамовка бүләк тапшырылды.
“Баулы-информ” мультимедия редакциясе Ватанны саклаучылар көне уңаеннан игълан иткән "Дембель альбомы" фотосурәтләр конкурсында 11 кеше катнашты. Александр Кириллов җиңүчедән беразга гына калышты.
Руслан Низамовны җиңүе белән "Баулы-информ" мультимедия редакциясе җитәкчесенең телевидение буенча урынбасары Айгөл Идиятуллина тәбрикләде. Бүләкне Артак Микаелян ("У Мхитара" чәчәк кибете) тапшырды.
Русланның фотосын тормыш иптәше Алия җибәргән. Аның өчен күп санлы дуслары, танышлары, туганнары тавыш биргән. Нәтиҗәдә Руслан 250дән артык комментарий һәм сайтта 50 тавыш җыйды.
Бәйге иганәчесе — "У Мхитара" чәчәк кибете (Баулы, Пионер урамы, 13а)
Реклама
16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев