Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Чикләрнең тынычлыгын һәм кагылгысызлыгын саклыйлар

28 майда Чик сакчысы көне билгеләп үтелә. Бу дата – дөньядагы иң озын чикләрне – Россия чикләрен саклаучылар бәйрәме.

Баулы районы “Чик сакчылары иптәшлеге”нә 30-60 яшьлек 70кә якын кеше керә, ул күптән түгел, 2019 елда оешты. Узган елның беренче августында, иптәшлек җыйган акчага, Сугышчы-чик сакчысына һәйкәл куелды. Элекке чик сакчылары хәзер Баулыда бирегә җыела. Төрле бәйрәмнәрдә һәм гадәти көннәрдә, биредә очрашып, җәмгыятьнең планнары һәм эше турында фикер алышалар. “Чик сакчылары иптәшлеге” фонды акчасына инвалид балаларга һәм приютта яшәүче балаларга бүләкләр алалар. Җәмгыять әгъзалары һәлак булган чик сакчылары (үзләре әйткәнчә “мәңгелек дозорга китүчеләр”) гаиләләренә дә ярдәм итеп торалар, хәлләрен белеп, финанас ярдәме дә күрсәтәләр.

Иксез-чиксез ватаныбызның 18 чиктәш иле бар, димәк чик буе гаскәрләре хезмәте, төрле булса да, җиңелләрдән түгел. Без хәрби бәрелешләр вакытында Әфган чигендә чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән Рафис Ибраһимов белән аралаштык.

Язмабыз герое армиягә 1986 елда, техникумда укыганда, чакырыла. Хәрби комиссариатка баргач, чик буе гаскәрләренә эләгәчәген белә, моңа бик сөенә.

Армиягә баручы егетләргә кайда хезмәт итәчәкләрен әйтмиләр. Казанда поездга утырталар. Озак вакыт юлда барганда, тәрәзә артындагы табигать күренешләренә карап, солдатлар үзләрен каядыр Урта Азиягә алып баруларын аңлап ала. Ниһаять алар Төркмәнстанның (ул чагында – Төркмәнстан Совет Социалистик Республикасы) Мары шәһәренә барып җитә. Бу шәһәрдә чик буе гаскәрләренең сержант составы округ мәктәбе урнашкан була.

Сержант мәктәбендә аларны сапёр эшенә өйрәтәләр. Рафис Ягъфәр улы ул чакларны кыен вакытлар дип искә ала. Октябрь аенда Төркмәнстанда 40 градус эссе тора. Тик аларга кышкы форма – бушлат һәм ушанка шапкалар бирелә. Ул вакытта Оборона министрлыгы боерыгы буенча, 15 октябрьдән бөтен СССРда, барлык солдатларга, кайсы төбәктә хезмәт итүләренә карамастан, кышкы форма бирелергә тиеш була. Солдатларның эссе сугудан аңнарын югалтып егылу очраклары да була. Сержант мәктәбендә шартлар бик авыр: тренировкалар чынбарлыкка мөмкин кадәр якынрак шартларда үткәрелә. Булачак кече командирларны физик яктан да, мораль яктан да әзерлиләр.

Сержант мәктәбен бик яхшы тәмамлаган Рафис Ибраһимовка кече командир (сержант) званиесе бирелә. Һәм аны Тахта-Базар чик буе отрядына инженерлык-сапёр ротасына җибәрәләр. Шунда Рафис Ибраһимов күрше авылдан үзеннән бер яшькә олырак егетне очрата. Ул инде өенә кайтырга әзерләнә, киткәнче, егетләр сөйләшеп ала. Рафисның әнисе улының Әфганстан янында хезмәт итүен шул егеттән генә ишетә. Кайткач, якташы Рафисның әниләренә керә, хәлләренең яхшы булуын әйтә. Кайнар нокта янында хезмәт итүен якыннарына үзе хәбәр итмәгән була.

Рафисның сигез яшьлек улы әтисе белән “Чик сакчылары иптәшлеге” очрашуларына барырга ярата, чик сакчысы булырга хыяллана.

Фото:  Рафис Ибраһимов сул якта (гаилә архивыннан)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев