Чәчү эшләре ахырына якынлаша
Районда чәчү кампаниясе финишка якынаеп килә. Язгы чәчү планы 94 процентка үтәлгән.
Район хуҗалыклары язгы бодай (9,4 мең гектар), арпа (7,3 мең гектар), орлыкка кукуруз (0,4 мең гектар), көнбагыш (2,3 мең гектар) чәчүне төгәлләгәннәр. Силоска кукуруз һәм карабодай чәчәсе генә калган.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, 20 майдан 22 майга кадәр республикада азык әзерләү техникасын, азык саклау урыннары әзерлеген тикшерүче комиссия эшләячәк.
Фото: http://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев