Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Чәчү алдыннан техникаларны тикшерәләр

Язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканың әзерлеген иң беренче “Берлек” хуҗалыгында тикшерделәр.

18 марттан 10 апрельгә кадәр Баулы районында тракторлар, үзйөрешле техника һәм аларның прицепларын техник карау үткәрелә. Баулы хуҗалыкларында мондый тикшерү көн аралаш узачак. Районның 11 авыл хуҗалыгы берләшмәсендә язгы чәчәүгә чыгачак 200гә якын техниканы техник карау күздә тотыла.

Гостехнадзор белгечләре техниканы җентекләп тикшергәннән соң гына кырга чыгарачак. Гостехнадзорның Баулы шәһәре һәм Баулы раойны начальнигы Альберт Талипов сүзләренә караганда, техник карау барышында тиешле документларның авыл хуҗалыгы техникасына туры килү-килмәве, аның техник торышы тикшерелә. Белгечләр тормоз сиситемасының, руль белән идарә итүнең төзеклеген, тәгәрмәчләр торышын, машианың башка детальләрен игътибар белән тикшерә.

Язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканың әзерлеген иң беренче “Берлек” хуҗалыгында тикшерделәр. Белгечләр, әлеге хуҗалыкта ублып, тракторларның техник торышын, тиешле документларның булу-булмавын тикшерделәр. Хуҗалыкның баш инженеры Фатих Абдуллин сөйләгәнчә, биредә 2020 елгы язгы чәчү кампаниясендә барлыгы 23 берәмлек техника катнашачак.

“Берлек” – механизаторлары техниканы чәчүгә әзерләүгә аеруча җаваплы карый торган хуҗалыкларның берсе.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев